Лагерьда балаларга күңелле булды

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

Алимов Зариф исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбенең тирә-юне яшеллеккә чумган, “Геройлар аллеясы” булдырылып, төрле төрдәге агач үсентеләре утыртылган. Шушы матурлыкта балаларның җәйге һәм файдалы ялларын күңелле үткәрүдә ярдәм итү максатыннан мәктәптә ел саен “Күңелле сәяхәтчеләр” мәктәп яны лагеры сәламәтләндерү эшләп килә.

Агымдагы да елда ул үзенең сезонын июнь аеның беренче көненнән үк башлап җибәрде. Әйтергә кирәк, биредә балаларның ялларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрү өчен дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Икән Телисең, спортзалга кереп шөгыльләнергә, төрле ярышларда, КВНнарда катнашырга, биюләр,җырлар өйрәнергә була.

Лагерь тормышы төрле чараларга бай. 19 июньдә биредә ял итүче балалар “Әниләр көне” бәйрәм-кичәсе үткәрделәр. Кичәгә лагерьда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытучы балаларның әниләре дә чакырулы иде.

Әниләргә “Ана күзләре “дип исемләнгән театраль күренеш күрсәтелде. Ул һәркемнең җылы күңелендә хисләр калдырды. Бәйрәмгә килгән әниләр дә, балалар үзләре дә лагерь тормышыннан бик канәгатьләр. Алар бәйрәмне оста итеп оештырган тәрбияче Лилия Җамалтдиновага, лагерь җитәкчесе Шумиловка Иван, Алсу пешекче Ахметзяновага, завхоз Дилүзә Вилдановага җылы рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук балалар төрле дә экскурсияләргә чыктылар, берничә мәртәбә бассейнда да булдылар.

Балаларның җәйге һәм файдалы ялларын күңелле итеп оештырган өчен район җитәкчеләренә, мәктәп директоры Шамил улы Мөбарәкҗан Абдрахмановка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә балаларга белем һәм тәрбия уңышлар бирүдә,исәнлек-саулык теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International