Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Карип Иниятулла улы Алиакберов шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәме - 75 яшьлек юбилеен билгеләп уза.
Карип абый апалары Нәфисә һәм Сәриядән соң өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Иниятулла сугышка киткәндә ул туарга өлгерми кала, бер тапкыр да әтисен күрә алмый. Абый Карип туу турында хәбәр салгач, озак та үтми әтиләренең Смоленск шәһәре тирәсендә барган сугышларда һәлак булуы турында хәбәр кайгылы килә алар гаиләсенә. Әниләре Маһиәнвәр өч бала белән 28 яшендә тол кала һәм бүтән кияүгә чыкмый, ялгызы, ким-хур итми, тәрбияләп үстерә балаларын. Карип абый бүген дә бик рәхмәтле әнисенә.
Иниятулла улы Карип - үзенең бәхетен туган җирдә тапкан, тормыш юлын хуҗалыгына авыл, игенче хезмәтенә багышлаган җир кешесе. Тәмамлауга Мәктәпне, үзен игенче хезмәтенә багышларга карар кыла һәм агрономнар әзерли торган техникумны тәмамлап, туган авылына әйләнеп кайта ул. Башлап 18 вакыттагы ел ул “Ирек” колхозында учетчик вазифасын башкара. Соңрак, ул чордагы колхоз җитәкчелеге аның тырыш, намуслы хезмәтен, булдыклылыгын күреп, аңа баш агроном вазифасын тәкъдим итә. Әлбәттә, ризалаша ул һәм ялгышмый да. Чәчелгән игеннәрнең тигез рәтләр булып тишелүенә сөенеп, иңнәренә канатлар үскәндәй хис иткән чакларында һөнәрен дөрес сайлавына күп тапкырлар инана Карип абый.
Карип абыйның тормыш иптәше Әлфия апа да шушы авыл кызы. Карип абый кебек үк ул да гомерен авыл тормышына багышлаган шәхесләрнең берсе, 30 ел фермада куя хезмәт, сыер да сава, яшь бозаулар да карый, нинди кушсалар да хезмәт, баш тартмый. Карип абый белән тигез тормышта алар өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, һәрберсенә югары белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Уллары Марат һәм Фәрит зоотехник һөнәрен сайласалар, кызлары Гөлфия укытучы һөнәрен үз иткән. Аларны инде оныклар Балалары белән дә сөендергәннәр. Бүгенге көндә Карип абый һәм Әлфия апаның алты оныгы бар. Аларның тормыш корып яши башлауларына да 50 ел тулган.
-Бик матур һәм яшәдек яшибез, аллага шөкер. Иптәшем Тормыш бик акыллы кеше, миңа тугрылыклы ир, балаларыбызга үрнәк әти булды, бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез,-ди Карип абый турында Әлфия апа.
Авылдашлары әйтүенчә, Карип абыйның куллары “алтын”, нинди генә эшкә алынса да башкарып чыга. Ул яктан Карип абыйны Фәтхелислам һәм Хәйрулла бабаларына охшаган диләр. Заманында Фәтхелислам бабай үзе суга торган машина ясаган, үз тырышлыгы, көче белән хәлле тормышка ирешкән булган. Хәйрулла бабасы да бик уңган кеше булган, арбаларга тәгәрмәчләр ясап көн күргән.
Да Бүгенге көндә Әлфия апа, абый Карип да басканнар юлына дин, авылдашлары Венера апа Рамазановадан гарәп теленә, дин гыйлеменә өйрәнгәннәр. Уразалар тотып, намазлар укып, тыелганнардан тыелып яшиләр, Венера апа Рамазановага бик рәхмәтле алар.
Бәйрәмнәрдә, ялларда Карип абый һәм Әлфия апаның өе гөрләп тора. Балалары, әти-әниләренең әби һәм оныклары-бабаларының хәлләрен белешергә еш кайталар. Без килгәндә дә Мәскәүдән уллары Фәрит, киленнәре Гөлия һәм оныклары Рәзил кайткан иделәр инде. Карип абыйның юбилее уңаеннан район ветераннар советыннан Ринат Низамов, Расих Вилданов, Зур авыл Чынлы җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов та килгән иделәр. Алар Карип абыйны юбилее белән тәбрик итеп, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырдылар.