Ит һәм сөт – көн дә кирәкле продуктлар, күбрәк җитештереп, акча эшләп булыр иде – А.Ткачев

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда һәм Идел буенда күбрәк ит җитештереп, башка илләргә дә чыгару турында уйларга кирәк. Бу хакта кичә Лаешта "Быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында" киңәшмәсендә Россиянең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев белдерде.

“Җитештерү күрсәткечләрне ирешелгән буенча, буенча ит аеруча, алга таба да арттырырга кирәк. Туктарга ярамый һич! Ит һәм сөт – көн дә кирәкле һәм тиз сатыла торган продуктлар. Шул рәвешле, үзебезне дә ашатып, читкә дә сатып, акча эшләп булыр иде”, - ди министр.

Александр Ткачев яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә җитештерүне арттырырга кирәк, дип саный. “Былтыр без 160 гектарга якын югары технологияле, заманча теплицалар төзедек, нәтиҗәдә томатлар һәм башкаларның уңышы 15 процентка артып, 814 мең тоннадан артып китте, әмма миллион тоннага якын яшелчәләрне без элеккечә читтән кертәбез. Без ел саен ябык грунтта яшелчәләрне 30 процентка күбрәк җитештерәбез. Җиләк-җимешләрне үстерү өчен елына 15 меңләп гектар бакчалар, территорияләр киңәйтелә. Шулай да, элеккечә 1,5 млн тонна читтән кертелә. Безнең климат шартларында да яшелчә һәм җиләк-җимешләрне күбрәк җитештерергә була”, – ул диде. Субсидияләү файдаланып Министр программаларыннан, яшелчә һәм җиләк-җимеш җитештерүдә эшне җанландырырга өндәде. “Аннары терсәкне тешләп булмый”, - дип искәртә ул.

Александр Ткачев Россиянең сөт җитештерү буенча аксавына игътибарны юнәлтте. “Татарстанда бүген сөт җитештерү белән шактый җитди төстә шөгыльләнәләр, һәм сез күп кенә территорияләр өчен үрнәк булып торасыз. Россиядә әлегә бу эш авырдан бара, хәзергә бу артта калган юнәлеш. Шуңа күрә без сөт җитештерүдә дәүләттән ярдәм чараларын, шул исәптән ташламалы кредитлауны кертәбез”, - диде министр.

Килгәндә Экспортка, Александр Ткачев әйтүенчә, бүген ул 17 млрд доллар итә тәшкил, киләсе елда 18 млрд доллар булыр дигән өмет бар. “10 ел элек бу сан 7 млрд доллар гына иде. Импортка килгәндә, без 3 ел эчендә азык-төлек импортын 18 млрд долларга киметтек. Элек бу сан 43 млрд доллар иде. Бездән файдаланып күпме ил акча эшләде! Бүген ул 25 млрд доллар тәшкил итә. Нигездә, цитрус һәм бездә булмаган товарлар гына кертелә”, - диде министр. Ул девальвация, контрсанкцияләр, дәүләт ярдәме хисабына күбрәк төрле продуктлар җитештереп, дөнья базарларына чыгару мөмкинлеге булуын билгеләп узды. “Бары тик югары технологияләр генә җитди үсешкә ныклы җирлек була ала”, - ди министр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International