2018 елның март аенда Россия Сайлау Кодексында җитди үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышы барышында республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бер генә сайлау кампаниясе дә икенчесенә охшамаган һәм һәр сайлау төрлечә үтә.
“Россия Президенты 1 июльдә имзалаган 2 федераль закон да сайлаучыларның хокукларын яклауга һәм сайлау процедураларының мөмкин кадәр ачык һәм үтәкүренмәле булуын тәэмин итү максатыннан кабул ителде. Алар икесе дә резонанслы, сайлауларның концепциясен дә берникадәр үзгәртәләр, дияр идем”, - диде Әгъзәм Гобәйдуллин.
Шуларның берсе дип, республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе “открепительный бюллетень”нарны бетерүне атады. Сайлаучыларның 3 төркеме бу мөмкинлектән файдалана алачак. Мисал өчен, бер торак пунктта теркәлеп, икенче җирдә яшәүчеләр (гадәттә, авылда “прописка”да булып, шәһәрдә торучылар); икенчеләре исә, сайлауларга кадәр 45 көн үзләре яши торган торак пунктан төрле сәбәпләр аркасында китәргә мәҗбүр булып, сайлаулар узасы көнне кайда булагын белүчеләр (күпчелек студентлар, вахта ысулы белән эшләүчеләр, сайлау комиссиясе вәкилләре хокук һәм саклау органнары хезмәткәрләре); өченчеләр сайлау узасы көнне кайда булачагын белмәүчеләр. Соңгылары, үзләре булачак торак пункттагы сайлау участогына 3 көн алдан, шул җирлектә сайлыйм дип, гариза язарга тиеш була.
“Бу механизм сайлау гадиләштерә процессын. Сайлаучы үзе булган торак пунктта бернинди кыенлыкларсыз тавыш бирә алачак. Инде Әлбәттә, оештыручыларга карата дә булган таләпләр артачак”, - дип билгеләп үтте Әгъзәм Гобәйдуллин.
Гаризалар махсус бланкларга языла. Аны бердәм портал яисә күп функцияле үзәкләр аша тапшырырга мөмкин булачак.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә сайлау процессында үзгәрешләр бар. Бәйле Шуңа рәвештә, Россия Пенсия фонды Үзәк сайлау комиссияләренә инвалид булган сайлаучылар исемлеген бирергә тиеш була. Шул чагында Үзәк сайлау комиссиясе, санын гына инвалидларның белеп калмыйча, аларның категориягә керүләрен нинди дә алачак ачыклый, ди Әгъзәм Гөбәйдуллин.
“Исә Бу, үз чиратында, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә сайлау мөмкинлеген тудырачак. Мисалга, сайлау участокларында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тәкъдим мәгълүматларны брайль системасы белән итәчәкләр. Коляскада йөри торган инвалидларны исә сайлау участогына кадәр озату да каралган. Бу хезмәтне социаль яклау вәкилләре хезмәте күрсәтәчәк”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.