Сабантуй бәйрәме белән беррәттән районыбызда чуваш милли “Акатуй” бәйрәме дә узды. “Акатуй” чувашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, язгы чәчүне тәмамлауга багышлана. Быел йөзләгән бәйрәм халыкны, Ульяновск, Чувашия Республикасыннан кайткан берләштереп кунакларны, Түбән Чәке авылы кырыенда урнашкан мәйданчыкка җыйды.
Чүпрәле районында әлеге традиция моннан сигез ел элек яңартылыды. Беренчеләрдән булып, әлеге бәйрәмгә Алешкин-Саплык авылы старт бирелде, ел саен традиция буенча пны үткәрү аләме авылдан авылга күчеп йөри. Шушы еллар эчендә ул чувашларның гына түгел, ә Чүпрәледә бердәм булып яшәүче татарларның да яраткан бәйрәменә әверледе. Быел аны үткәрүдә аеруча изге Олег атакайның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Иртә таңнан алып, биредә җыр-моң агылды, авыл җирлекләре тырышлыгы белән чуваш милли көнкүреше тәкъдим ителде, йолалары чагылдырылды, шулай ук, милли ризыкларын күрергә һәм татып карарга мөмкин иде. Бәйрәмнең гүзәл бер өлешен “Чуваш чибәре” бәйгесен үткәрү торды.
Бәйрәмдә олы кунаклар авыл халкын бәйрәм белән котладылар. Авыл җирлеге башлыгы Азат Садыков бәйрәмне оештырырыга булышучыларга, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен ирештерде, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.