Татарстан синоптиклары: быел июнь ае Татарстанда аномаль салкын булмады

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан синоптиклары фикеренчә, июнь ае республикада ул кадәр үк салкын булмаган.

Уртача айлык температура июньдә төбәк буенча 16,9 градус җылылыкны тәшкил иткән, ә республика буенча ул якынча 15 градус булган. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина җиткерә.

“2013 елның июнь ае салкынрак иде. Ул чакта температура норма буенча 16,9 градус булганда, бездә бары 13,4 градус тәшкил итте”, – дип аңлата белгеч. 2000 еллар башына кадәр июньнең салкын булуы еш күзәтелгән.

Дөрес, в XXI гасырда вазгыять үзгәргән. “2006, 2010, 2015 елларада июнь аенда уртача температура 20-21 градус булды, бу нормадан 3-4 градуска югарырак иде", - ди Трущина.

Искәртеп үтик, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә Көнбатыш Европа һәм Себердәге кызу һава торышы төбәккә дә безнең килергә мөмкин, әмма моның кайчан буласы әлегә билгесез, дип җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International