Иске Шәйморза авылы халкы Сабантуйны үткәрү хәстәренә алдан ук кереште. Биредә әби-бабайларыбыздан элек калган йоланы яңартып, йорт саен атлар, яшь җилкәнчек белән Сабан туе бүләкләре: яулык, сөлге һ.б. җыеп йөрделәр. Җыю җыр-моң Бүләкләрне белән үрелеп барды.
- Сабан туй ул - бәйрәмебез милли, традициябез, яшьләргә дә шуларны җиткерергә тиешбез. Аллага шөкер, авылга ямь өстәп, быел да барчабыз да бирегә җыелдык, киләчәге дә дәвамлы булсын аның,-ди авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров.
Бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге исә биредә яңа оешкан “Эталон-Агро” җәмгыяте ярдәмендә туган. Оешкан Үткән елны “Эталон-Агро” җәмгыятенең бүгенге бәйрәмгә билгеле бер уңышлары белән килә. Агымдагы ел чәчү нәтиҗәләре буенча җәмгыять 3 дәрәҗәдәге Дипломга ия булды. Җәмгыятьнең генераль җитәкчесе Наиль Алимов, идарәчесе Никитин Сергей, бәйрәм белән искешәйморзалыларны котлап, авыл хуҗалыгында тагын югарырак уңышларга ирешәчәкләренә өмет баглап, алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырдылар.
Район башлыгы Александр Шадриков та Иске Шәйморзада тырыш, уңган халык яшәвен әйтеп үтте. Киләчәктә дә күркәм эш-гамәлләр белән гомер кичерергә, исәнлек белән булсын яшәргә,дигән теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм уеннары, күңелле мизгелләре белән дәвам итте. Иске Шәйморзалылар аны оештыруда тырышлык куйган һәм Илһам матди ярдәм күрсәткән Бикчуровка, Илгизәр Камаловка, уллары белән, Рамиль Әбдрәкыйповка, Рәмис Әбдрәкыйповка, Раил Әхтямовка, Ринат Кәлимуллинга, Илдус Халитовка, Фирдәүсә Хәлиуллинага, Илһам Рәхимовка, Ирек Хафизовка һәм башка авылдашларына рәхмәт белдерделәр.