Кече Чынлы авылында яшь гаиләләрне кайгырталар

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Кече Чынлыда гадәт буенча үткәрелүче Сабан туй бәйрәме быел да авылның күрке булды, биредә чыннан да тырыш, булдыклы, уңган кешеләр яшәвен тагын бер кат күрсәттте.

Республика, да алай гына түгел, Россия үзен күләмендә таныта алган «Цильна» Барис Гафуров хуҗалыгы җитәкчесе бәйрәмнең һәркемгә күтәренке күңел өстәвен, аның якты хатирасе киләсе елга кадәр дәвамлы булуын теләде.

Район хуҗалыклары арасында алдынгылыкны озак еллар дәвамында биләгән, бүгенге көндә дә тотрыклы, җирдә нык басып тора алуы белән Кече Чынлы авылы шушында яшәүчеләре, көн-дими, дими төн тырыш хезмәт итүчеләре белән горурлана. Сабантуй бәйрәмендә кырда Барис Гафуров, фермада эшләүчеләргә карата рәхмәтләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды.

Хуҗалык җитәкчесенең авылны саклап калу юнәлешендә дә билгеле күзаллаулары бар. Яшьләрне авылда калдыру, демографияне арттыру максатыннан кышкы вакытында җыен ук, яңа туган һәр бала бүләк өчен бозаулата бирәм дип вәгъдә итте. Сабантуй бәйрәмендә исә Барис Гафуров яңа тормыш башлаган яшь Хәкимовлар гаиләсенә телевизор бүләк итте.

Чыннан да бүген Кече авылында һәр йортка Чынлы суы кергән, чыккан, газ ягулыгы бар. Фельдшер-акушерлык, ветеринария пунктлары ачылды. Балалар бакчасы гөрләп эшли, укучылар төзекләндерелгән якты, матур мәктәп бинасында белем ала. Агымдагы елда җитәкчелек тырышлыгы яңа юл белән асфальт барлыкка килде. Инде “Чиста су” программасы да зур эш башкарыла буенча, рәхәтләнеп эшлисе дә яшисе генә.

Бу турыда Сабантуйга олы кунак булып килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та авыл җирендә тырыш кешегә яшәргә һәм эшләргә бүген бөтен мөмкинлекләр барлыгын, шәһәр белән аерма, хәтта юклыгын да, искәртеп үтте.

Котлаулар, соң тәбрикләүләрдән, Сабантуе уеннарына старт бирелде. Мәркәзебез Казан шәһәреннән килгән эстрада артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның төркеменең җыр һәм алар-моңнары белән катнашучыларга уеннарда дәрт-дәрман өстәп тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International