Синоптиклар: Үзәк Россиядә коену сезоны булмаячак

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Үзәк Россия халкы быел кызу җәйне көтеп ала алмаячак. Бу хакта “Фобос” һава торышы үзәге хезмәткәре Евгений Тишковец РТ га интервьюда җиткерә.

“Минем карашка, Үзәк Россиядә җәй булмас инде. Җылылык та бик аз гына булыр. 25 – 30°С кызулыкны татып булмас инде. Шундый температурада коену сезоны ачылуына ышана алмыйм. Бик кыюлар коенса гына”, - дип билгеләп үткән Тишковец.

Синоптиклар быелгы июнь аен Мәскәүдәге соңгы 14 ел эчендә иң салкын ай итеп билгеләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International