Иске Шәйморза урта мәктәбендә биология атналыгы узды

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин. Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен яңа туган планетабыздан көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез. Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең өлеше булган кеше бер дә үзен урап алган әйләнә тирә: җир, су, тере организмнар белән һава һәм барлык бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.

Бу дөньядагы һәр кеше табигатне сакларга икәнен бик яхшы белә. “Табигатьне саклагыз!" дигән сүзләрне бик еш ишетәбез, әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар дигән сүз гына түгел ул әле. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар хәзерге цивилизациянең әле туган ягыбыз табигатенә салган зыянының өлеше бер генә.

Менә шушы барлык мәсьәләләрне һәм проблемаларны туплап, 14 нче декабрьдән 23нче декабрьга кадәр, безнең Иске Шәйморза урта белем берү мәктебендә биология атналыгы булып узды. Бу атналыкка әзерләнү ай дәвамында барды, без авылыбызның үсемлекләр һәм туган хайваннар дөньясын өйрәндек, килеп туган экологик проблемаларын чишү юлларын табарга тырыштык. Атна буе төрледән-төрле бәйгеләр һәм чаралар узды.

Башлангыч сыйныфлар белән викториналар, урта һәм югары сыйныфлар белән конкурслар, сыйныф сәгатьләре, башваткычлар чишү кебек чаралар узды. Атнаны йомгаклап, биология укытычысы Бикчурова Зөлфия Мәсхүт кызы ярдәме белән, “Минем туган ягым” дигән темага багышланган, фәнни-гамәли конференция узды. Конференция барышында укучылар үзләренең эзләнеш алып барган эшләрен яклап чыктылар. Эшләрнең темасы төрле һәм кызыклы иде: “Авылыбызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы” ,“Туган җиремнең барлыкка килүе һәм аның географик урнашуы”, “Авылда очрый торган Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр”.

Барлык укучыларга һәм укытучыларга бу чара бик ошады һәм алар узләренең белемнәрен тагы да артырып киттеләр. Бу үткәрелгән чара без барлык кешеләргә белән дә, табигатьнең нинди авыр хәлдә булуын һәм аны сакларга кирәген аңлаттык.

Мин барлык кешеләргә эндәшәм: “Әйдәгез, күбрәк агачлар утыртыйк, чөнки агачлар-алар кислород чыганагы. Чишмәләрне чистартыйк, чөнки чиста сулыклар-алар сәламәтлек чыганагы. Саклыйк табигать матурлыгын! Шул чакта киләчәк буын безгә әйтер рәхмәт!”

 


Дилә Хаярова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International