Чүпрәле сыер савучылары 5000 кг чиген уздылар

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә “Ак Барс Чүпрәле” агрофирмасының Городище филиалында семинар- киңәшмә узды. Анда агро идарәнең җаваплы хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек буенча баш белгечләр, урта звено кадрлары чакырылган иде.

 Семинарны район башлыгы Александр Шадриков җитәкләде. Башта алар әлеге филиалның 160 баш сыер асрала торган товарлыклы- сөтчелек фермаларында булдылар, көтүне тулыландыру буенча технологның эше белән таныштылар, сөт блогын карадыллар. Филиал директоры Рафаил Алимовның әйтүенә караганда, малларны уңышлы кышлату өчен тулы мөмкинлекләр бар. Азыкның сыйфаты яхшы һәм ул ике еллык запас белән тупланган. Бүген биредә тәүлек саен һәр сыердан уртача ун килограмм сөт савыла. Сыерларны таналар хисабына яңарту эше җайга салынган. Аннан соң семинарда катнашучылар техника ремонтлауның барышын да карадылар. Мастерскойда булдылар, механизаторларның эш шартлары белән таныштылар. Семинарның икенче өлеше Зур Аксу авылы мәдәният йортында дәвам итте, анда еллык эшкә йомгак ясалды. Алдынгыларга РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының Дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International