Казанда өченче “Turkvision” Халыкара төрек иленең җыр бәйгесе узды. Халыкара бәйгедә Чүпрәленең җырчысы Дарина Фәхретдинова да яшь көч сынады.
Исегезгә төшерәбез, Дарина –төрле һәм күп фестивальләр конкурслар лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Я турда катнашу өчен ул үзенең җырларын электрон язмаларда җибәрә, аннан 80 катнашучы арасыннан, икенче турга үтүче 16 җырчы исемлегенә эләгә. Даринаның чыгышы тамашачылар һәм жюри әгъзаларының күңеленә хуш килә. Нәтиҗәдә ул, Дипломга һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек була.
Җәүдәт Гыйлманов