Казан кызы Алсу Шәйдуллина машина шиннарын ел саен һава температурасы 0 градустан түбәнәйгәч алмаштыра. Быел бу эшне 1 ноябрьдә башкарып чыккан ул. Алты ел автомобиль йөртү стажы булган туташ көпчәкләр буенча махсус штраф кертелүне дә хуплый. “Әлеге штрафка ике куллап ризамын. Ник дигәндә, автомобиль йөртүчеләр җәйге резиналарын алмаштырмаганга аварияләр саны арта да бит инде”, – дип белдерде “Intertat.tu” хәбәрчесенә Алсу.