Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә сугыш ветераны 90 яшьлеген билгеләде
2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе
Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Сәгыйть Зәйдулла улы Бикчуровны хөрмәтләделәр, аңа 90 яшь тулды.
Хәер, түгәрәк гомер датасы паспорт буенча 5 ноябрьдә генә булса да, Халык бердәмлеге көне уңаеннан ялга-туган нигезгә ветеранның балалары, туганнары, якыннары җыелган. Татар халкының йола-традиияләрен зурлап, юбилейны да Корбан ашы белән зурлап уздырырга булганнар. Тирә-күршеләрен, авылдашларын да чакырганнар.
Сәгыйть ага Бикчуров- сугыш һәм хезмәт ветераны, Иске Шәйморза авылында олы хөрмәткә ия шәхес. Биредә аның бар тормыш юлы уза, шунда туып үсә, 1943 елда Совет Армиясе сафларына да чакырыла, аннан кайтып, туган авылында гаилә кора, балалар үстерә, хезмәт итә.
Сугыш елларында аңа Запорожье шәһәреннән Прагага кадәр юл үтәргә туры килә. Дүрт тапкыр яраланган кыю солдат Будапешт, Вена, Прага шәһрләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Җиңү бәйрәмен дә Прагада каршы ала ул. Сугышчан батырлыклары өчен ”Кызыл Йолдыз” һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Сугыш тәмамланып та, Сәгыйть агага туган авылына 1945 елның көзендә генә кайту насыйп була. Комсомол, партия оешмасы эшләрендә активлык күрсәтә. Гомеренең 30 елын авыл, “Әбдриев исемендәге” колхоз үсешенә багышлап, баш бухгалтер вазифасын башкара. Күпләр әлеге хуҗалыкның алдынгылар рәтендә булуын хәтерлидер, билгеле монда Сәгыйть ага Бикчуровның да өлеше зур була. Хезмәтендәге казанышлары өчен ул атказанган икътисадчы исеменә лаек була.
-Колхозда еш кына республика һәм район күләм киңәшмәләр уза иде, яшь белгечләр ул елларда кайтты, авыл халкы тырыш иде, үсте, үзгәрешләр кичерде,-ди ветеран искә алып.
Сәгыйть аганың беренче яр итеп сайлаган Солтаниясе 1969 елда ике баласын калдырып, вафат була. Аннан ул яңадан гаилә төзеп, Суфия апага өйләнә, кызганыч, ул да 2013 елда бакыйлыкка күчә. Бикчуровлар гаиләсендә ике ул һәм бер кызы үсә. Олысы Ирек Апас районында хирург булып эшләсә, кызы Роза да бар гомерен медиина өлкәсенә багышлый. Ә инде төпчек улын-Илһам Бикчуровны район халкы авыл җирлеге башлыгы буларак белә. Алты онык, биш оныкчык-ветеранның нәсел дәвамчылары.
Тынгысыз ветеран лаеклы ялга чыккач та, бүген дә тик тормый. Озак еллар ветераннар советын җитәкли, “Җир һәм кешеләр музее” директоры вазифасын башкара.
Хуҗалыгында умарталар карый, авыл тарихын барлауда үзеннән зур өлеш кертә. Озак еллар дәвамында берәмтекләп җыелган тарихи язмалар нигезендә “Шәйморза”, “Шәморза мәчетләре тарихы” китаплары дөнья күрә. Әлеге хезмәтләре өчен дә ул “Мәдәният өлкәсендәге уңышлары” билгесе белән бүләкләнә.
90 еллык юбилее уңаеннан хөрмәтле ветеранга Россия Президентының котлау хатын һәм бүләкне шәхсән район башлыгы Александр Шадриков үзе тапшырды. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен хөрмәт сүзләре белдереп, аңа хәерле гомерләр, исәнлек теләде. Юбиляр исә җавап итеп, шәхси имзасы салынган китабын бүләк итте.
Түгәрәк өстәл артында Сәгыйть ага Бикчуров район башлыгы белән бүгенге район үсеше турында сөйләште, сугыш елларын искә алды.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз