Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
“Цильна” җәмгыятенең уңышка ирешү серләрен семинарда белделәр
2015 елның 3 ноябре, сишәмбе
Җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте кебек хуҗалыклар күп түгел. Мондагы хезмәтчәннәрнең эш тәҗрибәсе районда гына түгел, республика күләмендә дә өйрәнелә, кырчылыктагы һәм терлекчелектәге алдынгы технологияләр үрнәк итеп куела.
Шушы көннәрдә районның барлык төр милектәге формага караган авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, кырчылык һәм терлекчелек тармакларының баш белгечләре, икътисадчылар һәм урта звено кадрлары әлеге хуҗалыкта оештырылган семинар- киңәшмәгә җыелды. Терлекчеләр ферма хезмәтчәннәре эшен өйрәнделәр, ә техника белгечләре механизаторлар, ремонт звенолары белән тәҗрибә уртаклаштылар, машина – трактор паркынды булдылар, техниканы кышкы саклауга кую эше белән таныштылар. Хуҗалык директоры Барис Гафуров терлекчелек тармагында хезмәт куючыларны азык утарында каршы алды. Чөнки малларның продуктлылыгы турыдан- туры аларның ничек туклануларына бәйле. “Терлекче хезмәте һәр көнне киеренке эш таләп итә торган тармак ул. Монда бер эшне дә икенче чиратка куярга ярамый. Шулай булмаганда уңай динамикага ирешү мөмкин дә түгел,”- дип башлады семинарны Барис Аппаувич. Аннан соң ул үзе җитәкләгән предприятиенең эшчәнлеге турында кайбер саннарга нигезләп сөйләде. Монда елдан- ел мөгезле эре терлекләр саны арта бара. аларны асрау өчен заманча яхшы шартлар тудырыла. Биналарга реконструкцияләр үткәрелә, яңа технологияләр кертелә. Боларның барысы да җитештерелгән продукциянең күләмен һәм сыйфатын арттыруга мөмкинлек бирә. Хуҗалыкта дуңгызлар асрау туктатылгач та күп биналар бушап калган. Җитәкчелек шунда ук мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру белән ныклап шөгыльләнә башлый. Хәзерге вакытта монда 700 баштан артык савым сыер исәпләнә. Алдагы елларда аларны мең башка җиткерүне максат итеп куйганнар. Ферма биналарында йөргәндә шуңа да игътибар иттек, һәр урында энергия саклагыч лампочкалар куелган. Димәк, тиеннәрдән сумнар җыелганын яхшы беләләр биредә.
Хәзерге вакытта “Цильна” җәмгыятендә 140 кеше хезмәт куя. Быелның ун аенда һәр эшченең уртача хезмәт хакы 26177 сум булган. Сөрү җирләренең һәр 100 гектарына 807 центнер сөт, 38,9 центнер ит һәм 1152 центнер ашлык җитештерелгән. Акча кереме 153 миллион 651 мең сумны тәшкил иткән. Хуҗалык 35036 центнер ашлык саткан. Быелның тугыз аенда һәр сыердан уртача 7566 килограмм сөт савылган. 50034 центнер сөт сатып 87 миллион 134 мең сум табыш алган. Рентабельлелек 36,3 процентны тәшкил иткән. Хуҗалыкта 2491 центнер ит җитештерелгән, аның рентабельлелеге 5,8 процент булган. Гомумән алганда хуҗалыкның тугыз айлык уртача рентабельлелеге 34,6 процент. Практик өлештән соң семинар эше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы Александр Шадриков үз мөмкинлекләреннән шактый ким эшләгән хуҗалыкларның җитәкчеләреннән һәм белгечләреннән хәлне тамырдан уңай якка үзгәртүне таләп итте. Барлык тармакларда да эшне әлеге хуҗалык үрнәгендә оештырырга кирәклеген әйтте. Дәүләт тарафыннан каралган субсидияләрнең дә җитештерелгән сөтнең күләменә һәм сыйфатына карап биреләчәген тагын бер кат искәртте. “Ел дәвамында бер сыердан дүрт мең килограмм сөт саву- кичәге көн ул. Бүген 6- 8 мең турында сүз бара. Шул вакытта гына сөт җитештерү икътисадый яктан отышлы булачак”,- ди район башлыгы. Быелның ун аенда район район хуҗалыклары 196357 центнер сөт һәм 4353 ит җитештергән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 103 процентны тәшкил итте. Уртача һәр сыердан 4353 килограмм сөт савылган. Яшь үрчемнең үлеме үткән елгы дәрәҗәдә. Ә менә бозаулар туу 105 процент булган. Җаваплылыгы чикләнгән “Нәсел” җәмгыяте директоры Закирҗан Буркеев, агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов һәм ветеринария берләшмәсе начальнигы Айрат Иматдинов, инженерлар башлыгы Җәмил Шәрипов, кырчылык буенча консультант Фәнил Халимов, орлыкчылык инспекциясе начальнигы Исламетдин Низамов һәм финанс- икътисад буенча баш белгеч Виктор Хрисанов барлык тармаклардагы күрсәткечләргә тирән анализ ясадылар. Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов та үзенең чыгышында сыйфатлы продукция җитештерү турында катгый фикерләр әйтте. “Терлекчелеккә йөз белән борылмаган хуҗалыкларның киләчәге юк”,- диде Ирек Вазыхович. Район башлыгы Александр Шадриков та һәр эшне заманча технологияләргә һәм фәнгә нигезләнеп оештырырга кирәклегенә басым ясады. “Сөрү җирләренең һәр гектарыннан бер миллион сум акча эшли алмыйсыз икән, җирне газапламавыгыз хәерле”,- ди ул. “Цильна” хуҗалыгында бөртекле культураларны интенсив технология буенча игәләр. Монда чәчү өчен югары сыйфатлы орлыклар әзерләү, басуларга минераль ашламалар кертү, чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшү кебек дүрт факторга аеруча игътибар бирәләр. Быелгы аномаль коры һава шартларында да һәр гектардан уртача 26,3 центнер ашлык җыеп алганнар. “Киләсе елда бөртек өчен кукуруз чәчү технологиясен эшләдек. Аны 200 гектарга урнаштырырга планлаштырдык һәм чәчү структурасына керттек”,- ди Барис Аппаувич. Җитәкченең сүзләренә караганда, техника төзекләндерүне, нигездә, яңа елга кадәр төгәлләргә уйлыйлар. Запас частьләргә бәяләрнең көннән- көн артып торуын да искәртте ул. “Семинар югары дәрәҗәдә оештырылган, бөтен хуҗалыклар да шулай эшләргә тиеш”,- диде район башлыгы һәм ул Барис Аппаувичка, белгечләргә һәм барлык хезмәткәрләргә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте. 2015 елның октябрь ае нәтиҗәләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенең товарлыклы- сөтчелек фермасы мөдире Айрат Сөләйманов, җаваплылыгы чикләнгән “Ак Барс Чүпрәле” җәмгыятенең Шланга филиалы директоры Рәис Шәрәфетдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Рәмис Багаутдинов һәм Шәйморза участогының ветеринария табибы Илгиз Сафиуллов акчалата премиягә лдаек булдылар.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз