Өйләнмәгән егетләрне саныйлар

2015 елның 27 октябре, сишәмбе
Республиканың 14 районында ЗАГС идарәләре  өйләнмәгән егетләрнең санын билгеләргә җыена.  

18-60 яшьлек ир-атларга анкетадагы 44 сорауга җавап бирәчәк. Төп максат – аларның ни өчен өйләнмәүләрен, аерылуларын ачыклау һәм гаилә корырга аларга нәрсә комачаулавын белү. Анкета нәтиҗәләре билгеле булгач, районнарда танышу клублары оештырылачак, ди ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе белгечләре. Әлеге исемлектә Чүпрәле районы юк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International