Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле терлекчеләре Кама Тамагына барып тәҗрибә уртаклашты
2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы Кама Тамагы муниципаль районында Иделаръягы зонасы районнарының агро идарә начальниклары һәм терлекчелек белгечләре катнашында семинар- киңәшмә үткәрде.
Әлеге чараның көн тәртибенә быелның тугыз аендагы терлекчеләр эшенә йомгак ясау һәм алдагы кышлату чорына бурычлар билгеләү мәсьәләсе куелды. Семинарга авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы, ТР министрлар кабинетының ветеринария буенча Баш идарәсе һәм терлекчелектәге нәсел эше буенча белгечләр чакырылган иде. Министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үзенең чыгышында маллардан продукция җитештерүнең нәтижәлелеген күтәрү, аларның баш санын киметүгә юл куймау һәм көтүне яңарту проблемаларына тукталды. Аннан соң ул Иделаръягы хуҗалыкларының терлекчелек тармагындагы уңай һәм тискәре моментларга тукталды, аларны конкрет саннар белән анализлады. Терлекчелектәге эшләрне нигездән яхшырту өчен иң элек технологик дисциплинаны төгәл үтәргә чакырды. Фермалардагы эшләрне тиешенчә оештырмаган, ит һәм сөт җитештерүне киметүгә юл куйган районнарның баш белгечләренә йөз кызартырга да туры килде. Киңәшмәдә министрлык һәм холдинг компанияләре хезмәткәрләре терлекчелек тармагын үстерү, заманча технологияләр куллану, малларның сәламәтлекләрен тәэмин итү һәм продукция җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешү турында файдалы фикерләр әйттеләр. Азык өстәмәләренең фәнни- тикшеренү үзәге генераль директоры Алексей Якимов чыгышыннан мәгълүм булганча, әлеге үзәк белән хезмәттәшлек иткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Семинарның икенче- практик өлеше 800 баш савым сыерга исәпләнгән “Сюкеево” сөтчелек комплексы базасында үтте. Монда кунаклар сыерларны асрау һәм ашату технологиясе, яшь үрчемне салкында үстерү алымы белән таныштылар. Шунысы да куанычлы, җаваплылыгы чикләнгән “СХП “Кама Тамагы” җәмгыятен якташыбыз Рамил Каюмов җитәкли. Әлеге хуҗалыкка караган сөтчелек комплексы республикада да бармак белән генә санарлык. “Заманча фермалар менә шундый булырга тиеш”,- диделәр семинарны оештыручылар. Мондагы чисталыкны, терлекчеләрнең эш уңайлыкларын, малларның көрлелеген, һәр бинадагы заманча жиһазларның төгәл эшләвен зур кызыксыну белән күзәттек. Әлбәттә, монда фидакарь хезмәт куючы кадрларның да тырышлыгы игътибарга лаек.Татарстан җирлегендә дә бик матур эшләүче коллективлар булганда алдынгы тәҗрибә артыннан чит илләргә барасы да юк. Кама Тамагына барып мин шуңа инандым.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз