Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә гриппка каршы вакцинация ясала
2015 елның 16 октябре, җомга
Район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы профилактик чаралар башланган. Район халкын медицина хезмәте белән тәэмин итү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликова әйтүенчә, районда гриппка каршы 6770 кешегә, ягъни барлык халыкның 29 процентына вакцинация ясау планлаштырыла.
Йогышлы чирләр структурасында 95 процентны биләп торучы грипп һәм кискен респиратор йогышлы авырулар халык сәламәтлегенә җитди зыян сала. Табиблар сүзләренә караганда, грипп үзе түгел, ә ул китергән өзлегүләр куркыныч. 1997-1998 елларда Татарстанда грипп белән авыручылар саны 300- 400 меңгә җиткән, соңгы елларда ул 3- 4 мең кеше тәшкил итә.
Гриппка каршы түләүсез вакцинация укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, медицина хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә ясала. Аллергия реакциясе булган һәм тавык аксымын кабул итә алмаган кешеләргә вакцинация ясау киңәш ителми.
–Әгәр сездә авыру билгеләре: тән температурасының күтәрелүе, тирләү, хәлсезлек, буыннар, мускуллар, баш авырту, көчле (авырту белән) ютәл, томау, гиперемия, авыз эче һәм тамакның кипшенүе күзәтелсә, белеп торыгыз – Сез грипп эләктергәнсез. Үз белдегең белән дәваланмаска, кичекмәстән табибка күренергә кирәк,-дип кисәтә бу уңайдан Гүзәлия Маликова.
Вакцина ясату (профилактика) бу авырудан саклануның кулай чарасы булып тора. Хезмәт коллективларында хезмәткәрләрнең 70-80%на вакцина ясау бу коллективта авыру ихтималын нык чикли.
–Гриппка каршы вакцинаны, гадәттә, ел саен октябрь-ноябрь айларында ясыйлар. Вакцина ясалгач, 2 атнадан соң иммунитет көчәя һәм грипп вирусына каршы антитәнчекләр эшләп чыгарыла,-ди баш табиб урынбасары.–Грипптан саклану өчен кулларны һәрвакыт сабынлап юарга, сәламәт яшәү ревеше алып барырга: туйганчы йокларга, файдалы ризыклар ашарга, актив булырга, күбрәк сыеклык эчәргә, кеше күп җыела торган җирләрдә булмаска тырышырга, саф һавада күбрәк йөрергә, сулыш органнарын саклау өчен маскалар кияргә.
Рәшит Фәтхуллов:
–Прививкаларны начар дип санамыйм, файдалы, кирәк нәрсә ул. Гаиләбез белән ел саен гриппка каршы вакцина ясатабыз һәм нәтиҗәсен дә күрәбез. Тормыш иптәшем Галина Фәтхуллова башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Шуңа аңа грипптан прививка ясату аеруча мөһим. Грипп эпидемиясе вакытында, кешеләр авырап, даруханә юлын таптасалар, без аның барлыгын белмибез дә. Сәламәтлек–иң кадерле нәрсә, аның бәясен белергә кирәк.
Гөлия Фәизова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз