Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән котлавы
2015 елның 10 октябре, шимбә
Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре,
агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне һөнәри бәйрәм - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Илебез өчен авыл хезмәтчәннәре иң ышынычлы терәк, аларның авыр һәм фидакарь хезмәте зур җиңүгә тиң. Аларга күп кыенлыкны җиңеп, шул исәптән чыгымчылап торган һава шартларын да истә тотып эшләргә туры килә. Татарстанда соңгы 6 елның 5 елы корылык еллары булды. Табигать шартлары быел да безнең авыл хезмәтчәннәренә шактый гына кыенлыклар тудырды, әмма агротехник чараларны сыйфатлы уздыру һәм тармакта заманча технологияләрне уңышлы куллану аркасында ресмпублика игенчеләре 3,5 миллион тонна ашлык җыеп ала алдылар. 2 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,5 миллион тонна бәрәңге, 360 мең тонна яшелчә җыю планлаштырыла. Безнең республика Россия төбәкләре арасында сөт җитештерү күләмнәре буенча алдынгылар рәтендә – 1,8 миллион тонна тәшкил итә, 500 мең тонна ит җитештерә.
Татарстан халкы, элекке еллар кебек үк, быел да төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин ителде. Казан шәһәрендә һәм республиканың барлык районнарында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла, халык аларга бик теләп йөри һәм кирәк продукцияне арзанрак бәяләрдән сатып ала.
Барлык авырлыкларга да карамастан, терлекләрне саклап кала алган һәм шул ук вакытта аларның баш санын, продуктлылыгын арттыруга ирешкән терлекчеләргә аерым рәхмәтемне белдерәм. Быел терлекчелекнең аерым төрләре буенча подукцияне – сөт, терлек һәм кош итен, тавык йомыркасын җитештерү күләмнәрен арттыру планлаштырыла.