Чүпрәледә беренче тапкыр бадминтон ярышлары узачак

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
Иң көчле спортчыларны ачыклау максатыннан 2015 елның 11 октябрендә балалар һәм яшүсмерләр спорт һәм 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләренең спорт залларында бадминтон буенча Чүпрәле районы чемпионаты үткәрелә. 

Ярышларда ир- егетләр һәм хатын- кызлар шәхси беренчелек өчен көч сынашачаклар. Ярышлар шулай ук оешма һәм предприятие командалары арасында да оештырылачак. Башлана иртәнге 9 сәгатьтә,- дип хәбәр итте спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International