Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлегендә армиягә чакыру комиссиясенең беренче утырышы булды. Анда агымдагы елның апрель – июль айларында үткәрелгән чакырылышка йомгак ясалды һәм көзге чакырылышны үткәрү буенча бурычлар билгеләнде.
Бүлек начальнигы Виль Нуруллинның әйтүенә караганда, Чүпрәле районы буенча язгы чакырылыш тулысы белән үтәлгән. Безнең егетләр Россия Кораллы көчләренең барлык төр гаскәрләренә дә җибәрелгән һәм бүгенге көндә тырышып намус белән хезмәт итәләр. Утырышта республика хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы майор Виль Нуруллин, полиция начальнигы урынбасары Рамиль Шәйхаттаров, мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Мутин һәм Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиленең Чүпрәле районы буенча ярдәмчесе Айрат Нәсыйбуллин катнашты. Үзәк хәрби округы штабы заданиесен үтәү йөзеннән Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларын яшь солдатлар белән тулыландыру чакыру комиссиясенең төп бурычы итеп куелды. 2015 елның көзге чакырылыш планы нигезендә, октябрь- декабрь айларында хәрби хезмәткә районнан 66 егет китәчәк.