Чүпрәледә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

2015 елның 2 октябре, җомга
Ел саен алтын көз чорында  без һәрвакыт янәшәбездә булган, шатлыгыбызны-кайгыбызны уртаклашкан, киңәш-табышлары белән ярдәмгә ашкынган, һичьюгы һәрвакыт күңеле белән һәр адымыбыз өчен борчылган өлкәннәребез- әби-бабайларыбызны хөрмәтлибез. Хәер,  әлеге мөхтәрәм кешеләребез  һәр көн саен хөрмәткә лаеклы булсалар да, Берләшкән Миллләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясе карары нигезендә 1 октябрь, алар өчен махсус -Өлкәннәр көне дип билгеләнгән.

Район мәдәнияте йортының  тамашалар залы да бу көнне аерым җылылык, нур белән тулган иде. Тормыш юлларында  күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләребезнең сабырлыгына, ихтыяр көченә исең-акылың китәрлек. Дәһшәтле  сугыш, сугыштан соң ачлы-туклы килеш илне торгызу елларында куелган хезмәт никадәр генә авыр булмасын, күзләрендәге нур чаткысын, киләчәккә булган өметләрен сындыра алмаган. 

Өлкәннәребез үтәргә туры килгән шушы олы тарих юлы, куйган хезмәтләре алдында баш иеп, район башлыгы Александр Шадриков залда утыручыларны бәйрәм белән котлады.

-Бүгенге тыныч тормыш, аяз күк йөзе өчен олы рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз. Сез  булдырганнарны без дәвам итүчеләр. Янәшәбездә сезнең барлыгыгыз тормышны тагын да матурайта, ямьләндерә, киләчәктә дә исәнлек белән бәхетле гомер кичерегез,-диде Александр Шадриков.

Өлкәннәргә бәйрәм котлавын ТР Дәүләт Советы депуталары Шакир Ягудин һәм Ринат Гайзатуллин, шулай ук, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел да ирештерде.

Шакир Ягудин, өлкәннәребез җәмгыятебезнең, һәр гаиләнең нигезе булуын ассызылады. Шушы нигез бәрабәренә илебез дә көчле булуын әйтеп үтте.

Район үсешенә төрле елларда төрле тармакларда тырыш хезмәт куеп, бер гаилә сукмагыннан озак еллар бергә атлаучылар бәйрәмгә аерым бер гүзәллек өстәделәр, алар сәхнә түренә чакырылды. Район башлыгы Александр Шадриков шәхсән һәрбересенә Озынгомерлелек сертификаты һәм бүләкләр тапшырды.

Хабирә һәм Җиһангәрәй Алимовлар, Яңа Ишле авылы:

-Без сугыш чоры балалары. Күргәннәр, куйган хезмәтләр бүген дә күңелләрдә саклана. 56 ел бергә гомер кичерәбез, аллага шөкер. Җиде балабыз иде, бүген алтысы исән. Замана таләбе буенча эшләдек, тырыштык, балаларыбызны да үз үрнәгебездә үстердек. Мөгаен, гаиләдәге бердәмлек, бер-береңне аңлап, тыңлап яшәү тормыштагы авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер.

Өлкәннәребезнең  район тормышында, спорт өлкәсендә актив тормыш алып баруы да олы игътибарга лаек. Бу яшь буынны тәрбияләүдә һичшиксез үз өлешен кертә. Соңгы елларда пенсионерлар арасында бакчачылык осталыгы буенча оештырылган “Иң матур бакча” бәйгесе моның ачык мисалы булып тора. Бу хакта район ветераннар Советы рәисе Фиркать Җәлалов әйтеп узды, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады һәм бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Өлкәннәргә бәйрәм котлавы буларак яраткан җырчыбыз ИлСафның, “Казан чувашлары” вокал-инструменталь ансамбленең  һәм “Сәйдәш” бию төркеменең чыгышлары яңгырады.   Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, яшь җырчыбыз Дарина Фәхретдинованың чыгышлары аерым җылылык белән кабул ителде. Ул бәйрәм хөрмәтенә тормыш һәм сугыш чорын тасвирлаган рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды.

Бер залда очрашып, өлкәннәр  яшьлек елларын, хезмәт чорын,үткәннәрне искә алдылар. Бәйрәм чарасы мөгаен, беркемне дә битараф калдырмагандыр.  Аеруча яшь  буынга ул кабат  кеше гомеренең никадәр кадерле икәнлеген белдереп, янәшәдәгеләребезгә булган җылылыгыбызны кызганмаска искәртте.




Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International