Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Көзге кросс
2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
Районда милләтләр кроссы ел саен сентябрь аенда уза. Спорт яратучылар һәм актив тормыш белән яшәүчеләр быел аны уникенче мәртәбә билгеләп үттеләр. Ул көнне район үзәгенә хезмәт коллективларыннан һәм Иске Чүпрәле урта мәктәпләреннән 700 –гә якын кеше килде.
Алтын көзнең кояшлы, җылы иртәсе. Үзәк мәйданда бәйрәмне хәтерләтеп җыр- музыка яңгырый. Старт бирелергә шактый вакыт булуга да карамастан, һәркайда җанлылык сизелә. Олысы, кечесе бирегә үзен спортта сынап карарга килгән. Физкультураны үз иткән кеше генә сәламәт була, ә сәламәтлек ул зур байлык. Моңа ирешү өчен һәрдаим спортны тугры юлдаш итү кирәк. Спорт белән шөгыльләнү, үз сәламәтлегең өчен көрәшү – тормыш сыйфатын күтәрүдә бер адым булып тора. Рухи һәм физик яктан сәламәт кешеләр гомер-гомергә җәмгыятьнең нигезен тәшкил иттеләр. Сер түгел, соңгы елларда районыбызда укучыларга, яшьләргә, өлкәннәргә, гомумән, спортны яратучы һәркемгә физик культура белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды. Бу юнәлештә районда яңа спорт корылмалары ачылды. Район халкына “Акчарлак” йөзү бассейны, бөтен тренажер жиһазлары белән спорт залы һәм спорт мәктәбе хезмәт күрсәтә.
“Бүгенге милләтләр кроссын ГТОның башлангыч этабы дип карарга кирәк. Чөнки 2016 елдан башлап аның нормативларын үтәү һәркем өчен мәҗбүри булачак. Яңартылган ГТО кысаларында 6 яшьтән башлап 11 төркемдә спорт нормативларын үтәү карала. Татарстанда һәм илнеӊ тагын 11 төбәгендә мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру тәҗрибә рәвешендә үткәрелде дә инде. Киләсе елның башыннан укучылар ГТО нормаларын - йөгерү, сикерү, турникта тартылу һ.б. тапшыра башлый,- ди спорт һәм яшьләр эше буенча бүлек начальнигы Руслан Вильданов. Безнең халык спортны һәрвакытта да яратты.
-Бүген бирегә районның иң актив һәм спортны үз итүче кешеләре килгән. Ә бит максат җиңү генә түгел, иң мөһиме старттан финишка кадәр булган араны лаеклы үтеп, үз сәламәтлегеңне күрсәтү. Бөтен илне берләштергән спорт вакыйгасыннан без дә читтә кала алмыйбыз, мондый чаралар кешеләр, коллективлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудыра,- диде ярышка килүчеләрне сәламләгәндә муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Районның спорт ветераны Николай Хрисанов та спорт чарасы үткәрү өчен һава торышының соклангыч булуын әйтә.
35 яшькә кадәрге ир- егетләр һәм хатын- кызлар – 2000, аннан олырак яшьтәгеләр 1000 метрлы дистанциядә ярыштылар. Кросс Нәфиев, Совет һәм Кооператив урамнары буйлап үтте, спортчыларның иминлеген автоинспекция һәм медицина хезмәткәрләре контрольдә тотты. Чараның йомгаклау өлешендә иң җитез йөгерүчеләрне котларга район башлыгы Александр Шадриков килде. “Сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Спорт бәйрәмнәре яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Йөгерү, чаңгыда йөрү, йөзү кебек спортның актив төрләре үзеңне формада тотарга ярдәм итә. Районда спорт елын игълан итү дә тикмәгә түгел, аның йогынтысы киләчәктә дә дәвам итсен иде, - ди Александр Валерьевич. Аннан соң ул үз яшьләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән спортчыларга Грамоталар тапшырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз