Татарстан Хөкүмәтенең составы сакланды

2015 елның 25 сентябре, җомга
Җәйге яллар һәм Татарстан Президенты сайлаулары узганнан соң ТР Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар республика Хөкүмәтенең яңа әгъзаларын раслады.

25 сентябрьдә иртән ТР Дәүләт Советында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Илдар Халиков кандидатурасы республика Премьер-министры вазифасына расланса, төштән соң, һәр комитет үз утырышында фикер алышулар үткәргәч, ТР Хөкүмәте рәисенең урынбасарлары өчен тавыш бирелде.

Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча ТР Хөкүмәте рәисе урынбасарлары вазифасына кандидатларны раслату өчен депутатларга Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, соңгы ике елда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары булып эшләгән Алексей Песошин киләчәктә дә әлеге вазифаны башкарачак.
Вакытлыча Хөкүмәт рәисе вазифасын башкарудан тыш, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы, хокук бозуларны кисәтү, торак-коммуналь хуҗалык, экологик куркынычсызлык, хезмәтне саклау мәсьәләрен хәл итү белән дә шөгыльләнә. Әле бу вазифага узган елның гыйнварында гына керешүгә карамастан, Алексей Песошин үзен җаваплы, профессиональ җитәкче буларак күрсәтергә өлгергән иде”, - дип Илдар Халиков Алексей Песошинның эшчәнлегенә уңай бәяләмә бирде.  

Депутатлар Татарстан Президенты тәкъдим иткән сәнәгать, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы, мәгариф кебек республика үсеше өчен мөһим тармакларда көч куючы тагын җиде түрәне дә ТР Хөкүмәте рәисе урынбасарлары вазифасына раслады. Шулай итеп, ТР Хөкүмәте рәисе урынбасары вазифасыннан тыш, элеккечә Роман Шәйхетдинов - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры, Энгель Фәттахов - ТР мәгариф һәм фән министры, Марат Әхмәтов - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Равил Зарипов - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры булып та калды.
Үткән бер елда ТР Премьер-министры урынбасары булып эшләгән Васил Шәйхразиев, 2005 елдан ТР Министрлар Кабинеты Аппаратын җитәкләгән Шамил Гафаров, узган биш ел дәвамында Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә республиканың Хөкүмәт рәисе урынбасары вазифасында эшләүләрен дәвам итәчәк.
ТР Президенты сайлауларыннан соң бүген республиканың яңа Хөкүмәте тулысынча формалаштырылуын әйтергә кирәк. Татарстан Президенты Указы белән әлегәчә эшләгән министрлар, дәүләт комитетлары һәм идарәләре башлыклары барысы да диярлек яңадан үз вазифаларына билгеләнде.  Бары тик ТР экология һәм табигать ресурслары министры гына башка эшкә чакырылу сәбәпле алышында, хәзер бу урынга моңа кадәр Казанның Универсиада авылы мэры булган Фәрит Абдулганиев килде. “Хөкүмәт эшенә моңа кадәр җәлеп ителгән кадрлар үзләрен көчле команда итеп күрсәтте. Бу команда халыкара дәрәҗәдәге чараларны оештырып чыкты, бернинди шартларга карамастан республикада социаль программаларның үтәлешен тормышка ашырды.  Халык шушы тырышлыкны күреп, сайлауларда актив катнашты. Шуңа күрә Хөкүмәтебездә тупланган команданың киләчәктә дә бердәм булып, вакытны әрәм итмичә, җиң сызганып 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе өстендә уңышлы эшләрвен телибез”, - диде журналистларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар тавышлар биргәннән соң.
 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Татарстан Дәүләт Советы депутатларына Хөкүмәткә биргән ышаныч өчен рәхмәтен җиткерде. “Татарстан башкарма хакимият белән парламент арасында килешкәнлек, бер юнәлештә эш алып бару белән дан тота. Безнең төбәкнең уңышы да шуннан гыйбарәт. Яңа Указларга карамастан, Татарстан Хөкүмәте составы элеккечә сакланып калды. Безне республика халкы иминлеге, төбәкнең үсеше өчен бергәләп эш кору көтә”, - диде Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясап.

Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International