“Автомобильсез бер көн”гә кушылырга чакырабыз

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
22 сентябрь Бөтендөнья автомобильдән баш тарту көне булып санала. Бу көнне автомобильдә йөрергә яратучыларга алардан төшеп, экологик яктан куркынычсыз транспортка, мәсәлән, велосипедка утырырга киңәш итәләр. Тарихка күз салсак, әлеге акция беренче тапкыр 1998 елда Парижда үткәрелә һәм торган саен популярлаша бара.  “Бөтендөнья автомобильсез бер көн” игълан ителгәнчегә кадәр дә дөньяның төрле почмакларында моңа охшаш чаралар уздырыла. Россиялеләр аңа беренче тапкыр 2008 елда кушылалар.

Быел да  22 сентябрь көнне шәхси автомобильләрегезне калдырып торып, җәяү йөрергә яисә велосипедка, җәмәгать транспортына күчеп утырырга чакырабыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International