Өченче чакырылыш район Советы депутатларының беренче утырышы 11.00 сәгатьтә башланды. Утырышның көн тәртибендә төп мәсьәлә -Чүпрәле муниципаль район башлыгын сайлау иде.
Әлеге вазифага ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән, утырышта катнашкан Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел, район халкына яхшы таныш булган,соңгы еллардагы эшчәнлегендә район үсешенә лаеклы өлешен керткән Александр Шадриков кандидатурасын тәкъдим итте.
-Муниципаль районда алга куелган барлык проектлар да уңышлы тормышка ашырыла. Александр Шадриков район белән идарә итү дәверендә үзен оста һәм таләпчән, шул ук вакытта халык белән эшли белүче кешелекле җитәкче итеп күрсәтте. Татарстан Республикасында алып барыла торган программалар районда да тормышка ашырыла. Соңгы елларда күп кенә социаль мөһим объектлар сафка бастырылды, болар барысы да авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын уңайлыклы булдыру өчен эшләнә, -диде ул. Павел Козел авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлекне дә югары бәяләде, алга таба да уңышлар теләде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм Чүпрәле районы депутатлары исеменнән чыгыш ясаган Васил Сәлахов та район башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән кандидатураны яклауларын белдерделәр.
Утырышта санау комиссиясе сайланды. Алар район башлыгын сайлау процедурасын закон таләп иткәнчә оештырдылар. Район Советы депутатларының яшерен тавыш бирүләре нәтиҗәсендә Александр Шадриков Чүпрәле муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.
Александр Шадриков депутатлар һәм утырышта катнашучылар алдында ант бирде һәм күрсәткән ышанычлары өчен Татарстан Президентына һәм депуталарга рәхмәтен җиткерде. Үзенә күрсәткән ышанычны акларга тырышачагын белдерде. “Безнең көчебез-бердәмлектә. Бергә булганда гына барысына да ирешеп булачак. Алда әле безне зур эшләр көтә”,-диде Александр Шадриков.
Икенче мәсьәлә булып утырыш эшендә, район башлыгы урынбасарын сайлау каралды. Депуталар моңарчы әлеге вазифаны башкарган Алексей Сарафанов кандидатурасын бертавыштан якладылар. Утырышта шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде. Конкурсның датасы, шартлары турында мәгълүмат җиткерелде.