Бүген Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасына керешү тантанасы була

2015 елның 18 сентябре, җомга
Бүген, 18 сентябрьдә, яңа сайланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе була.
 
Рөстәм Миңнехановның  вазифасына керешү тантанасы 12:00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак. Татарстан лидеры ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башка чакырылган кунаклар каршында ант бирәчәк. Әлеге чарада РФ Президентының Идел буе федераль төбәгендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия элемтә министры Николай Никифоров та катнаша.

http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International