Дарумы, әллә акчамы?

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
1 октябрьгә кадәр федераль ташламага ия булучы чүпрәлеләр  сайлау алдында тора: бушлай дару өчен социаль хезмәт җыелмасын сайларгамы, әллә аннан баш тартып, акча гына алыргамы?

Бу бик четерекле мәсьәлә. Еш кына ташламага ия булучы хәлем әлегә әйбәт, гел шулай булыр диеп, акча алу ягын карый. Ә язмыш дигәнең, киресен эшләп куярга мөмкин, бүген генә исән-сау йөргән килеш, авыру көчәеп, тагын да аяктан екса, нишләргә? Шуңа да бу мәсьәләгә карата шәхсән игътибарлы булып, тиешле карарны кабул итү сорала.

“Җиде кат уйла, бер кат кис” дигән әйтем бар. Моңарчы, үз карарын кабул иткәннәр һәм шуңа нык торучылар өчен гариза язу кирәкми. Фикерләрен үзгәртергә теләүчеләр исә  1 октябрьгә кадәр  Пенсия фондының райондагы бүлегенә килеп гариза язарга тиешләр.


Гөлия Фәизова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International