Чүпрәле районы белән Кытай халык республикасы арасында соңгы елларда хезмәттәшлек итү юнәлешендә шактый эшләр алып барыла. Алай гына да түгел, Чүпрәле җирлеге үзенең уникаль составлы балчыгы, цеолит, известь, кварц комы һәм башка ятма байлыклары белән кытай эшкуарларында зур кызыксыну уята башлады.
Район башлыгы Александр Шадриков та Кытай халык республикасының бар яктан да алга киткән илләрнең берсе һәм һәрвакыт динамик үсештә торуына соклануын әйтеп үтте. Чүпрәле-Кытай арасында хезмәттәшлек алып баруга теләктәшлеген белдерде һәм кунакларга Чүпрәле сувенирлары бүләк итте.
Кытай халык республикасыннан сентябрь аенда тагын делегация вәкилләренең килүе көтелә. Аларны да бирегә алып килүнең сәбәбе, киләчәктә Чүпрәлене потенциал партнер итеп күрүдән гыйбарәт.