Район көнендә чүпрәлеләрне лазерьлы шоу һәм күңел ачу чаралары көтә

2015 елның 18 августы, сишәмбе
22 августта район үзәгендә Чүпрәле районы оешуның 85 еллыгы билгеләп үтелә. Чарага республика җитәкчеләренең, тирә-як күрше төбәкләрдән кунакларның, якташларыбызның кайтуы көтелә.

Көннең беренче яртысында кайткан кунаклар өчен Чүпрәле районы буйлап: тарихи урыннарда, паркларда һ.б.  экскурсияләр оештырылачак, район мәдәният йортында тантаналы кичә узачак.

Бу көнне шулай ук, район үзәгендәге балалар иҗат йортының, Чуваш Бизнәсе авылындагы күпфункцияле үзәкнең тантаналы ачылышлары узачак.

Кичке якта исә чүпрәлеләр өчен район үзәгендәге стадионда концерт, лазерьлы шоу, салют, күңел ачу чаралары, дискотека оештырылачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International