Бүген Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылында мәктәпнең 135 еллыгына багышланган олы бәйрәм чарасы булып үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан белем йортына бик күп кунаклар – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан вәкил, район җитәкчеләре, педагогик хезмәт ветераннары, төрле елларда мәктәпне тәмамлап чыгып, Татар Бизнәсе авылы данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр җыелган иде.
Тарихи мәгълүматларга караганда, Татар Бизнәсе авылында 1880 елда гарәп телендә ике мәдрәсә ачыла. Анда 42 укучы булла, аларга белем дәресләрен муллалар укыта. 1900 елда тагын бер мәдрәсә ачылып, укучылар саны 65кә җитә.