Чүпрәле муниципаль районы авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары башланды. Соңгы елларда халык белән колхоз идарәләрендә очрашып, үткәрелгән җыелышлар, бүген җыен төшенчәсен алды.
Әйтергә кирәк, халык көтеп ала мондый очрашуларны. Башкарылган эшләргә йомгак ясау, эшлисе эшләрне барлау өчен генә түгел, район җитәкчелегенә шәхси гозерен җиткерү, кызыксынган соравына баш белгечләрдән анык җавап ишетү, проблемаларын уртага салып сөйләшү, күзгә-күз карап фикер алышу өчен килә авыл кешесе җыенга. Дүшәмбе көнне мондый җыеннарга Зур Аксу авыл җирлегеннән старт бирелде.
Бүгенге көнгә әлеге авыл җирлегендә 1310 кеше яши, шуның 295е пенсионерлар, 712се хезмәткә яраклы кешеләр. Урта мәктәптә белем алучы укучылар саны-182, мәктәпкәчә яшьтәге балалар -121. Быелның бүгенге чорына җирлектә туучылар саны дүртәү генә булган, вафат булучылар саны исә 12әү. Ел дәвамында бер генә никах теркәлмәгән, иң куанычлысы аерлышучы да булмаган.
Җирлек буенча проблемаларны хәл итүгә килгәндә, җыенда авыл халкының канәгатьлек кичерүе һичшиксез сизелде. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Җирлек буенча үзарасалым акчасын 300шәр йөз сумнан җыелып, аны тулаем авыл урамнарын рәтләүгә тотканнар. Республика җирлекләре арасында 1 миллион сумлык грант отучылар арасында булуы да аларны киләчәктә “Чиста су” программасы буенча эшләүгә зур ярдәм булачак. Чуваш Бизнәсе авылында әлеге юнәлештә эшләр башланса, Зур Аксу буенча программаның проектлаштыру эшенә тотмакчылар аксулылар әлеге грант акчасын.
Чуваш Бизнәсе авылында республика Президент программасы буенча күпфункцияле үзәкнең төзелүе дә җирлек халкына уңайлы шартлар тудырачак. Башлангыч мәктәпне, балалар бакчасын, авыл клубы һәм китапханәне бер түбә астына алачак әлеге үзәк.
Моннан тыш Зур Аксу урта мәктәбе янәшәсендә спорт мәйданчыгы да республика Президент программасы буенча тормышка ашырыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да ике авылда да зур эшләр башкарганнар.