Чүпрәле районы 85 еллык юбилеен каршы алырга әзерләнә

2015 елның 1 августы, шимбә
Үзәк урам Казандагы Бауман урамын хәтерләтәчәк. Район мәдәният йорты каршында Мактау Тактасы каршысында фонтан урын алачак.  Ленин һәйкәле дә үз урынын алмаштырачак.

Үзәк паркка исә геройларыбызның бюстлары куелачак. Бер сүз белән әйткәндә, Чүпрәле районы кунаклар каршы алуга ныклап әзерләнә, район үзәге дә яңа төсмерләр ала.

Районның 85 еллык юбилеен билгеләп үтү датасы 2015 елның 22 августына билгеләнгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International