Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәле игенчеләре старт көтә
2015 елның 13 июле, дүшәмбе
Быелгы урып- җыю эшләрен үзвакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрү максатында, районның өч зонасы: Кече Чынлы, Иске Чокалы һәм Иске Чәке авылларында бөртекле ашлык комабайннарының әзерлеген тикшерделәр.
Чарада Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы вәкилләре,”Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин һәм Дмитрий Яшин, муниципаль район башлыгы Александр Шадриков, агроидарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм идарәнең баш белгечләре, “Гостехнадзор” бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров, “Россельхозцентр” бүлеге начальнигы Исламетдин Низамов, янгынга каршы көрәш службасы вәкилләре, хуҗалыклар һәм агрофирма филиаллары җитәкчеләре, баш белгечләре катнашты.
-Быелгы урып- җыю кайчандагыга караганда да киеренке булачак. Һәр башак, һәр бөртек өчен көрәш алып барачакбыз. Аномаль корылыктан республиканың барлык кырлары да диярлек зур зыян күрде, аның иң каты катаклизмасы Чүпрәле районына туры килде. Үтә дә җаваплы хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, урып- җыюны бәла- казасыз үткәрүегезне телим. Үзегезне һәм бер- берегезне саклагыз- ди Наил Фарукович. Алдагы сезонда район басуларына төрле маркадагы 64 комбайн чыгачак. Аларның 24-е чит илнеке. Кыш айларында барлык комбайнчылар да өстәмә курсларда укып һөнәрләрен камилләштерде. Хезмәттә тиешле темпны үтәгәндә, (яңгырлар комачауламаса , билгеле) уракны 30 августка- Татарстан Республикасы көненә төгәлләү планлаштырыла. Быел комбайнчыларга 40 мең гектардан артык мәйдандагы бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культураларны җыеп аласы. Бу һәр комбайнга уртача 500 гектардан артык нагрузка дигән сүз.
-Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу иң төп таләп. Башакларның бик кыска сабакта утыруын исәпкә алганда алдагы урып- җыю үтә дә катлаулы булачак. Шуңа күрә һәр игенче үз тәҗрибәсеннән чыгып акыллы эш итәргә тиеш була. Комбайннарның төзеклеген тикшергәндә ашлык коелырдай урыннарны калдырмас өчен контроль суктырып карау үткәрәбез,- ди Александр Валерьевич. Аннан соң ул уракта катнашучы игенчеләргә янә мөрәҗәгать итеп үз- үзләрен сакларга, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырды. Кыр эшләре вакытында комбайннарга техник ярдәм күрсәтү өчен махсус бригадалар эшләячәк, янгын сүндерү машиналары да комбайннар янында булачак. Барлык комбайнчыларга агротехник паспортлар бирелгән, анда аларның эш нормалары һәм хезмәткә түләү шартлары күрсәтелгән. “Гостехнадзор” бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров һәр механизаторның документларын, техниканың аптечкалар һәм ут сүндергечләр белән тәэмин ителүен, идарә итү руленең, тормоз системасының, сигнал бирү һәм яктырту приборларының төзеклеген тикшерде. “Аерым механизмнарның көйләнешен һәм герметизацияне даими тикшереп торыгыз, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез”,- диде ул. Тикшерү нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар һәм иң яхшы комбайнчылар ачыкланды. Аларны район башлыгы Александр Валерьевич Мактау Грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләде.
Рәшит Фатхуллов
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз