Пенсия фонды клиентларын күчмә пунктларда кабул итә.

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
     Клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиль  шушы көннәрдә Чүпрәле районы авылларына килеп  пенсия фондына кагылышлы сораулары булган барлык  гражданнарны кабул итәчәк.   Кабул итүләр:
- 14 июль көнне Каракитә авылында мәдәният йорты каршында иртәнге 10 сәгаттә;
- Иске Чокалы авылында мәктәп  бинасы янында 11 сәгать 30 минутта булачак;
- Яңа Элмәле авылында мәктәп  бинасы янында 13 сәгаттә булачак.
- 20 июль көнне Кече Чынлы авылында мәдәният йорты каршында 10 сәгаттә;
- Уби авылында мәдәният йорты каршында  11 сәгаттә;
- Алешкин- Саплык авылында мәктәп бинасы каршында 13 сәгаттә булачак. 
Әлеге кабул итү пунктына  шушы авыл җирлекләрендә яшәгән барлык гражданнар да үзләрен кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать  итә алалар.

Чүпрәле районы пенсия фонды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International