Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә чыгарылыш укучыларының тантаналы кичәсе узды
2015 елның 29 июне, дүшәмбе
Мәктәпне тәмамлау һәр кеше тормышында иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берседер мөгаен. Кайгысыз балачак, мәктәптәге шуклыклар, шау- шулы тәнәфес, мәхәбәттә беренче тойгылар кичерү һәм эшләп килмәгән дәресләр барысы да артта калды. Алда инде үзенең тынгысыз, шатлыклы һәм яңа казанышлары белән мөстәкыйль олылар тормышы көтә.
Чыгарылыш бал бәйрәме балаларга гына түгел, аларның әти- әниләренә, сыйныф һәм мәктәп җитәкчеләренә дә бөтен гомергә истә калырлык зур вакыйга. Шушы уңайдан район мәдәният йортында укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны, олимпиада, конкурслар, фестивальләр, спорт чаралары призерларын һәм шундый ул һәм кыз тәрбияләп үстергән әти- әниләрне хөрмәтләү тантанасы булды. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков залда утыручы балаларны ихлас күңелдән тәбрик итеп, шушы минуттан аларның олы тормыш юлына басуларын искәртте. “Үзегез сайлаган максатка ирешү өчен бөтен белемегезне һәм үҗәтлегегезне туплап алга барыгыз. Киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча җәмгыятькә кирәкле гражданнар булыгыз, сезнең белән һәр чак горурланып яшәсәк иде. Үзегезнең Чүпрәле районы егетләре һәм кызлары икәнегезне беркайчан да онытмагыз”,- диде Александр Валерьевич. Әлеге кичәдә район башлыгы Александр Шадриков, башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, аның урынбасары Айрат Җәлалов һәм агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов аларга хәерле юллар, алдагы тормышларында бәхет һәм уңышлар теләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6879-bal-vipysknikov-alie-parysa-prochel-v-droghghanovskom-rayone.html.
“Ел укучысы” номинациясендә Иске Чүпрәле 1 нче номерлы урта мәктәбенең 10 “А” сыйныфы укучысы Регина Мөхетдинова җиңүче дип билгеләнде. Ул русс теле буенча үткәрелгән Халыкара һәм республика олимпиадаларында призер булган, республика күләмендә беренче мәртәбә уздырылган “Глаголица” исемле бәйсез әдәби премиясе лауреаты һәм республикада бишенче Онегин укуларының дипломанты. Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти- әниләре исеменнән Илгиз Азизов чыгыш ясады. Балаларга ул иң җылы хисләрен җиткерде, барлык хыялларының тормышка ашуын теләде. Билгеле инде, укытучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә дә игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Аннан соң егетләр һәм кызлар бергәләшеп чыгарылыш сыйныф укучылары паркына килделәр. Аларны монда “Ал җилкәннәр” дип аталган күңел ачу кичәсе каршы алды. Район үзәгендәге мәйданда таң атканчы музыка яңгырады, балалар бергәләшеп җырладылар, биеделәр, уку елларындагы кайбер күңелле хәтирәләрне искә алдылар. Рәсемнәрне http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6881-vipysknoy-bal-alie-parysa-v-droghghanom.html карарга мөмкин.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз