Утырышта комиссия әгъзалары Татар Бизнәсе, Иске Чүпрәле, Иске Задур авылларында яшәүче шәхси хуҗалыкларга карата төзелгән бөркетмәләрне карап тикшерделәр.
Районны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган аерым гражданнарның, я булмаса эшмәкәрләрнең төрле күләмдәге штрафларга тартылуы инде мәгълүм. Элек протоколлар полициянең участок вәкилләре тарафыннан тутырылса, хәзер мондый рейдларны административ комиссия вәкилләре һәм экологлар ясый.
Үткән елда 12 тапкыр административ комиссия утырышы узган, анда барлыгы 49 бөркетмә тикшерелгән. 2013 елда исә бөркетмәләр саны 60 иде.
Күбесе очракта бөркетмә төзелүгә сәбәп булып тиешсез урынга чүп ташлау тора. Быелгы беренче комиссия утырышында да урамга пычрак сулар, чүп ташлаучылар белән очрашырга туры килде. Дөрес, аңлатмалары буенча, алар анда бары тик азык калдыклары гына ташлаганнар, кошларга булсын өчен, янәсе. Бу очракта пычрак су белән ташланган әфлисун кабыгын, башка чүп-чар–чүпме, әллә кош ризыгымы, дигән бәхәс туды. Канатлы дусларыбыз хакында кайгыртабыз икән, нигә әле җимлек ясап элеп куймыйбыз?!