II Республика IT-олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Казанның IT-лицее базасында пенсионерлар арасында II Республика IT-олимпиадасы уздырылды. Анда “Интернет – озын гомерлелек” республика акциясе кысаларында 2013-2014 уку елында компьютерда эшләү күнекмәләре алган пенсионерлар катнашты.
“Без бүген технологик яктан үсеш алган заманда яшибез. Бу исә, үз чиратында, кирәкле мәгълүматны алуда һәрберебезгә оператив булу таләбен куя. Хәзерге вакытта Татарстанда республика җитәкчелеге барлык социаль бурычларны үти, һәр шәхес үсеше өчен тиешле шартлар тудырыла. Пенсионерлар арасында II Республика IT-олимпиадасы – моның ачык мисалы”, – диде ТР Премьер-министры урынбасары, олимпиаданың оештыру комитеты рәисе Васыйл Шәйхразиев.