М.Әхмәтов үз чыгышында билгеләп узганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда терлекчелек тармагы иң күп үсеш күрсәткән, бу, агросәнәгать комплексындагы проблемаларны истә тоткан вакытта, уңай нәтиҗә булып тора.
"Алдагы еллардагы проблемаларны исәпкә алып, 2014 ел нәтиҗәләрен мин канәгатьләнерлек дип бәялим, - диде ул. - Без тармакның төп күрсәткечләрен саклап кала алдык. Бераз артым бар, әмма аның күбрәк булуын теләр идек".
Мөгезле эре терлекнең баш саны элеккеге дәрәҗәдә сакланган - 1,03 миллион баш. Шул ук вакытта сыерларның баш саны 2 процентка кимегән һәм 373 меңне тәшкил иткән. Нигездә, сыерларның баш саны кимү шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә (-6 процент).
Марат Әхмәтов билгеләп узганча, соңгы елларда шәхси хуҗалыклар республика җитәкчеләре игътибарыннан мәхрүм калмаган, шуңа да аларда мөгезле эре терлек саны кимү борчу тудыра.