2015 елда Россиядә икмәк бәясе азык-төлек инфляциясе дәрәҗәсендә артачак - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
2015 елда Россиядә икмәк бәясе азык-төлек инфляциясе дәрәҗәсендә артачак. "Безнең позиция түбәндәгечә: икмәккә бәяләр үзгәрү 2015 елгы инфляция дәрәҗәсеннән югары булмауга ирешү, ә, гомумән, бәяләрне киметергә тырышырга кирәк", - дип белдерде РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының аззык-төлек базарлары департаменты директоры Михаил Орлов.

2014 елда икмәккә берәмләп сату бәясе 7,5 процентка артты, ә азык-төлек инфляциясе 15,7 процентны (алкаогольдән башка) тәшкил итте, дип белдерә "Интерфакс".

РФ авыл хуҗалыгы министры Михаил Федоров элегрәк фаразлаганча, Россиядә азык-төлек инфляциясе 10-11 процент тәшкил итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International