Татарстанда томан һәм салкын һава торышы көтелә

2015 елның 24 гыйнвары, шимбә
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, бүген республика буенча төнлә һәм көндез күз күреме 500 метр һәм аннан кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Аязучан болытлы һава, урыны белән кар, юлларда бозлавык. 

Алдагы төндә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында һәм аязган вакытта 31 градус салкын булачак. Республика буенча тулаем алганда, төнлә 19-24 градус суык. Көндез - 13-18, көнчыгыш районнарда 21 градуска кадәр салкын булачак.

Казанда аязучан болытлы һава, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә - 20-22, түбән урыннарда 24 градуска кадәр салкын. Көндез 15-17 градуска суык булачак.

25 гыйнварга каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән - 20, түбән урыннарда һәм көньяк-көнчыгыш районнарда 25 градуска кадәр салкын. Юлларда - бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International