Районда үзәк урамнарны кардан чистартуда биш берәмлек техника катнаша
2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Кыш башында яумаган кар, январь аенда дөньяны аклыкка күмде. Моңа, барыннан да элек, авыл кешесе сөенде. Ни дисәң дә, кар җиргә дым бирә, иген уңышы да әйбәт булыр дип, күңел сөенә.
Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенгә кар катламы 25 см. ны тәшкил итә. Үткән ел да шулай ук булган. Белгечләр әйтүенчә, мондый кар катламы уҗымнарның, җиләк-җимеш куакларының уңышлы кышлавы өчен әйбәт шартлар тудыра. Якын көннәрдә һава температурасы -10 -15 градус салкын булачак, явым-төшем көтелми.