Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Чүпрәледә ветераннар оешмасы бурычларын билгеләде
2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Бүгенге көндә районда җиде меңнән артык ветеран яши. Һәр җирлектә дә аларның башлангыч оешмалары бар. Бөтен эшчәнлек алдан расланган график буенча башкарыла.
Шушы көннәрдә генә үткәрелгән утырышта ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы пленумында бәян ителгән кайбер мөһим бурычлар турында сүз барды.
Район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов: “Безнең максат бер – ветераннар хәрәкәтенең активлыгын үстерү һәм пенсионерларның хокукларын яклау. Һәр ветеран оешмасы вәкиле урыннарда ветераннар белән элемтәдә торырга, аларның иҗтимагый проблемаларын чишергә тырышырга һәм җәмәгать тормышында актив катнашырга чакырырга тиеш”,- диде ул. Ветераннар башлыгы билгеләп узганча, оешма эшчәнлегендәге иң өстенлекле юнәлеш булып өлкән буын вәкилләре: сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында кайгыртучанлык күрсәтү, яшьләр арасында патриотик тәрбия эшләре алып бару төп бурычлардан санала. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау максатыннан эшне тагын да җанландыру таләп ителә. Сугыш ветераннарын мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәпләрдә, башка уку йортларында укучылар белән очрашуларга чакыру бик отышлы булыр, диделәр совет членнары. Аннары Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында “Кар десанты”н оештыру турында сөйләштеләр. Пленум йомгаклары буенча Иске Элмәле авылы ветераннары советы Николай Романовның чыгышыннан соң фикер алышулар башланды.
–Өлкәннәр зур тормыш тәҗрибәсенә ия, алар өлкән яшьтә булуларына карамастан, яшьләрнең физик һәм рухи халәте белән кызыксынып торалар, һәрвакыт киләчәк турында уйлыйлар. Бәлки яшьләргә, әйтик тантаналы кичәләрдә, язылышу тантаналары вакытында аларга үгет- нәсихәт бирү өчен өлкәннәрне җәлеп итү файдалы булыр,- дип тәкъдим кертте район үзәгендә яшәүче Камил Бикмөхәммәтов. Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов һәм Алешкин- Саплык авылы ветераннары советы рәисе Валентин Макаров та үзләренең эшлекле фикерләрен әйттеләр.
14- 15 февраль көннәрендә пенсионерлар арасында чаңгы буенча район ярышларын үткәрү планлаштырылды. Урыннардагы ветераннар оешмаларын җитәкләп өлкәннәрнең ихтирамын яулаган һәм 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан Чуваш Бизнәсеннән- Зинаида Саиткинага һәм Түбән Чәкедән Николай Кузьминга ветераннар район советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
–Әлеге коллегаларыбыз шактый еллардан бирле башлангыч ветераннар оешмаларын җитәклиләр, районда ветераннар хәрәкәтенең лидеры булып торалар. Мөмкинлекләрдән чыгып аларның мөһим тормыш-көнкүреш проблемаларын чишүдә актив катнашалар. Кайбер көннәрдә алар янына төрле үтенеч-тәкъдимнәр белән дә киләләр. Телефон аша ярдәм, киңәш сораучылар да күп. Алар һәркемне ачык йөз белән каршы алып, игътибар белән тыңлыйлар, акыллы киңәшләрен бирәләр. Авыл җирлеге һәм мәктәп дирекцияләре белән тыгыз элемтәдә торып күләмле тәрбияви, оештыру һәм мәдәни агарту эшчәнлеге алып баралар. Авылда алар очрашып сөйләшмәгән бер генә сугыш һәм хезмәт ветераны да калмагандыр, мөгаен. Ветераннар белән эшләүдә аларга игелеклекләре, эчкерсезлекләре, башкаларның кайгы-хәсрәтен дә үзенекедәй кабул итә белүләре, йөрәк җылысы белән уртаклашырга сәләте булулары ярдәм итә дә инде,- ди Фиркать Сабирович. Әле күптән түгел генә үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәт ветераны Мәсхүт Хөснетдиновка да Рәхмәт хаты тапшырылды. Татарстанның автомобиль белән авыл хуҗалыгы продуктлары ташу отличнигы Мәсхүт ага гомере буе “Сельхозтехника” берләшмәсендә шофер хезмәтен башкарып дәүләт һәм хөкүмәт бүләкләренә лаек булган, республика күләмендә танылган спортчы, 12 мәртәбә район Сабан туеның абсолют батыры исемнәрен яулаган.
–Мәсхүт Зиатдинович районыбызның легендар шәхесе, аның үрнәгендә ничәмә- ничә буын көрәшчеләре үсте. Сабан туйларында җиңеп бүләккә алган токымлы тәкәсен дә ул иткә суеп ашамыйча, халык үтенече буенча авылның сарык көтүенә җибәрә иде. Матур яшәдең һәм эшләдең син Мәсхүт Зиатдинович, рәхмәт сиңа,- диделәр ветераннар.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз