Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Чүпрәледә 2014 ел нәтиҗәләре: мәгариф
2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Районда барлыгы 36 гомуми белем бирү, 29 мәктәпкәчә белем бирү, Балалар иҗат йорты, Тармакара технологияләр техникумы бар. 19 урта, 9 урта мәктәп филиалы, 2 тугызьеллык, 6 башлангыч мәктәп-балалар бакчасында 3068 бала белем ала.
Укучыларга сыйфатлы белем бирү өчен заманча шартлар тудыру максатында республика программасы кысаларында Городище, Матак һәм Яңа Борындык мәктәпләре капиталь төзекләндерелде. Капиталь һәм чираттагы төзекләндерүләргә бюджеттан 36,7 млн. сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Аның 10,6 млн. сумы җирле бюджетка туры килә.
Районның 716 баласы ясле-бакчаларга йөри
2015 елның 1 январена булган мәгълүматлар буенча, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 716 бала тәрбияләнә һәм белем ала. Бу барлык балаларның 62 проценты. Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” (5 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, 120 бала җәлеп ителгән), “Балачак” (2 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, 30 бала), “Салават күпере” (1 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, 25 бала) программалары буенча эшлиләр. Шулай ук, 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 526 бала Васильева программасы буенча шөгыльләнә.
Балаларны укыту, тәрбияләү өчен 806 хезмәткәр җәлеп ителгән
Бүгенге көндә районның гомуми белем бирү системасында 806 кеше хезмәт куя. Шуларның 527сен педагогик хезмәткәрләр тәшкил итә. Бу– райондагы барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә хезмәт итүче хезмәткәрләрнең–65,4 проценты. 527 педагогик хезмәткәрнең 414е укытучылар. Укытучыларның 346сы (83,6 процент) югары белемле.
648 педагогик хезмәткәрнең 508е квалификацион категориягә ия, бу барлык хезмәткәрләрнең 77,8 процентын тәшкил итә. Педагогик хезмәткәрләрнең 81,6 проценты I һәм югары квалификацион категориягә ия булып тора. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче укытучыларның 9,1 проценты (48 укытучы) пенсия яшендәгеләр. Район мәктәпләрендә 30 яшькә кадәрге 27 педагог эшли (2013-14 уку елында 24 иде).
Республика, шул исәптән, безнең район педагогларына ярдәм итүдә “Киләчәк”–“Будущее” 2010-2015 елларга мәгариф үсеше стратегиясе кысаларында “Безнең яңа укытучы”, “Безнең иң яхшы укытучы”, “Укытучы-тикшеренүче” грантлары гамәлгә куелды. 2014 елда 15 укытучы –“Безнең иң яхшы укытучыбыз” (2013 елда-7), 4 укытучы “Безнең яңа укытучыбыз” (2013 елда-3) грантларын яуладылар.
1353 бала төрле олимпиадаларда катнашкан
Мәгариф системасындагы тагын бер мөһим юнәлеш–ул талантлы, укуга һәвәс балаларны барлау. Район, республика күләмендәге төрле төрдәге олимпиадалар, конкурслар нәкъ менә шул максатны күдә тота да инде. Үткән уку елында мәктәп һәм муниципаль этапларда 26 уку предметы буенча олимпиадалар үткән. 4-11 сыйныфларда укучы 1353 бала шундый олимпиадаларның муниципаль этабында катнашкан. Муниципаль этапта 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Матак, Алешкин-Саплык, Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәпләре укучылары югары әзерлекле булуларын күрсәттеләр. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Нияз Җәлалов 3 предмет (физкультура, инглиз теле, технология), Камилла Рәкыйпова 2 предмет (рус һәм татар әдәбият), Регина Мөхетдинова (инглиз һәм рус теле), Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе укучысы Ксения Лукиянова (рус теле, әдәбият), Матак урта мәктәбе укучысы Екатерина Мердеева (чуваш һәм рус теле) буенча катнашып, призлы урыннарны яуладылар.
1 млн. сумлык грант алучылар да бар
2013-14 уку елында “Мәгариф” милли өстенлекле проект кысаларында “Иң яхшы укытучыны бүләкләү” юнәлешендә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Җәлалова 200 мең сум күләмендә грант алды.
2014 елда 1 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы–2014” республика конкурсында катнашып, 1 млн. сумлык грант яулады. Зур Аксу балалар бакчасы тәрбиячесе Н.Симкина шул ук конкурста катнашып, “Татар теле буенча иң яхшы тәрбияче“ дигән исемне алды.
“Мәктәпне яңа 2014-15 уку елына иң яхшы әзерләүче” республика конкурсында Кече Чынлы урта мәктәбе 2нче урынны яулап, 750 мең сумлык грант алды.
Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатында районда һәр ел саен “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе”, “Ел педагог-китапханәчесе” һөнәри конкурслары үткәрелә. 2014 елда 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Миләүшә Сабитова (“Ел укытучысы”), Л.Вәлиахметова (“Ел тәрбиячесе”), Р.Маллямова (“Ел китапханәчесе”) призерлар булдылар һәм республика конкурсының зональ этабында катнаштылар.
Татарстанда “Киләчәк”- “Будущее” мәгариф үсеше стратегиясен тормышка ашыру, балаларның техник иҗатларын үстерү һәм ярдәм итү, талантлы укучыларны, укучыларның иҗади эшчәнлекләрен актив оештыручы педагогларны ачыклау максатында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында 2014 елның 26 мартында “Иҗатның тылсымлы дөньясы” муниципаль фестиваль үткәрелде.
Балаларның техник иҗатын үстерү һәм ярдәм итү ТР муниципаль берәмлекләр беренче республика фестиваленә белем бирү оешмалары технология кабинетларындагы җиһазлар ярдәмендә, 3D принтерында эшләнгән әйберләрен, шулай ук, “Уйлап табучылык һәм конструкторлык”, “Робототехника”, “Судомоделирование”, “Авиамоделирование” юнәлешләре буенча күргәзмәләргә экспонатлар тәкъдим иттеләр, картинг буенча күрсәтмә чыгышларда катнаштылар.
2014 елда 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе “Дәресләрдән соң мәктәп” проекты кысаларында “Робототехника” проекты үсеше өчен 610 мең 623 сумлык грант алды. Шулай ук, әлеге мәктәп “Мөстәкыйль балалар” республика проекты кысаларында республикада наркотикларга каршы профилактика проекты конкурсында катнашып, Диплом белән бүләкләнде һәм 20000 сумлык бүләккә лаек булды.
Имтиханнарда сынаттык, әмма...
Үткән елда районның 214 укучысы бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды. Бу барлык чыгарылыш сыйныф укучыларының 99,1 процентын тәшкил итә. 2 укучы еллык аттестацияне дәүләт чыгарылыш имтиханы рәвешендә тапшырды.
20 укучы 2 мәҗбүри предмет, 51 укучы 3 предмет, 103 укучы 4 предмет буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар.
Районда рус теле буенча БДИ нәтиҗәсе күрсәткече уртача 59,5 балл булды. Бу республикадагы уртача күрсәткечтән 6,3 баллга түбән.
Математика буенча балларның түбән булуы да җитди борчу тудыра. Районда математика буенча уртача балл 39,1не тәшкил итә. Республикадагы уртача күрсәткеч исә– 48,6 балл. Соңгы 2 елдагы БДИ нәтиҗәләрен чагыштырганда, бездә ул республикадагы уртача күрсәткечтән дә түбән.
Мәҗбүри предметлардан тыш, район укучылары өстәмә рәвештә 9 предмет буенча БДИ тапшырды. Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, баллар үткән еллар белән чагыштырганда түбән: тарих фәненнән уртача 43,1 балл (үткән ел 65,7), информатикадан 44,4 балл (үткән ел 79,8), җәмгыять белеменнән 48,6 балл (59,7), биологиядән 49,3 балл (62,8), химиядән 46,1 балл (64,4), физикадан 39,1 балл (51,7).
Укучының буш вакыты кайда үтә?
Укучыларның дәресләрдән тыш буш вакытларын файдалы итү максатында мәктәпләрдә төрле түгәрәкләр, секцияләр эшләп килә. Районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 2013-14 уку елында 193 түгәрәктә 2725 укучы шөгыльләнде (82,3 процент). 304 бала ДЮСШта спортның футбол, хоккей, чаңгы, милли һәм ирекле көрәш төрләре буенча секцияләрдә шөгыльләнгән. Шулай ук районның 10 белем бирү учреждениесендә: Алешкин-Саплык, Городище, Яңа Элмәле, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле, Хорновар-Шигали, Чуваш Чүпрәлесе, Яңа Уби, Татар Бизнәсе, Иске Элмәле мәктәпләре базасында ДЮСШның филиаллары эшләп килә.
Мәктәпләрне төзекләндерү дәвам итә. Үткән ел Балалар иҗат йорты бинасы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, әлеге проектын яклавы нигезендә, төзелә башлады, һәм ул дәвам иттерелә. Боларның барысына да, үз чиратыбызда, конкурентлыкка сәләтле, Чүпрәлене таныта алырлык имтиханнарда югары уңышлары белән сөендергән укучылар тәрбияләп җавап бирә алсак иде.
Римма МӘҮЛЕТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
декабрь, 2025 ел
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла
Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2025 елның 25 декабрендәге 42 номерлы карары белән бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының бишенче утырышы чакырыла.
23
декабрь, 2025 ел
«Соры» хезмәт хакы турында «Халык контроле»нә мөрәҗәгать ит
Хөрмәтле чүпрәлеләр! "Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
22
декабрь, 2025 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2025 елның 22 декабрендә 18 сәгатьтән 23 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
17
декабрь, 2025 ел
2025 елның 18 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 17 декабрендә 18 сәгатьтән 18 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз