ТРда 23 градуска кадәр салкын көтелә

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республика буенча аязучан болытлы һава. Көнчыгыш районнарда урыны белән бераз кар, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Температура төнлә һәм иртән - 14-19, аязган вакытта 23 градуска кадәр салкын. Көндез - 10-15 градус суык. Республиканың көньяк-көнчыгышында иң җылысы, төньяк һәм көньяк-көнбатышында иң салкыны булачак.

Казанда аязучан болытлы һава. Төнлә - 16-19, аязган вакытта - 23 градуска кадәр салкын. Көндез 12-14 градус суык көтелә.

22сеннән 23енә каршы төндә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән - 22-27, түбән районнарда һәм көнчыгышта - 28-33 градус салкын. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International