Чүпрәледә аучылар җәмгыяте эшли башлады

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Табигатьне саклау, хайваннар дөньясыннан файдалану һәм аларның мохитын көйләү һәрвакыт дәүләт күзәтүе астында булды. 
 
Шушы юнәлештә эш алып баручы республика идарәсенең Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Ильдар Хөснетдиновның әйтүенә караганда, кыргый җәнлекләрнең яшәү мохитына, табигатьне, Чүпрәле районы флорасын һәм фаунасын саклауга битараф булмаган кешеләрнең булуы бик ихтимал. Район территориясендә аучылар җәмгыяте эшләп килә.

-Үз эшчәнлекләрен алып барганда аучылар да, балыкчылар да законны үтәргә тиешләр,- ди ул. Хайваннарның яшәү мохитын саклау өлкәсендә гражданнар һәм сунарчыларга карата җаваплылык кырысланачак. Районда браконьерлык белән көрәшү эше алга таба да дәвам итәчәк. Әлбәттә инде, закон бозучыларга карата   беркетмә төзелеп, җаваплылыкка тарту карала. -Сүз уңаенда шуны да искәртим, яңа елдан башлап аучыларга бердәм федераль үрнәктә булган билетлар алу өчен “ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (uslugi.tatar.ru) порталы аша гариза язарга кирәк. Ә билетны биш көн эчендә, Казан шәһәренең Кәрим Тинчурин урамында урнашкан 29 нчы йорттан алырга мөмкин булачак,- ди Ильдар Абрикович.  


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International