Кары калын кышның уңышы калын...

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Хәтерләсәгез, узган елның декабрь башы явым-төшемнәргә бик тә саран булды. Басу-кырларда уҗымнарның  кар белән тулысынча капланмавы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрендә чын мәгънәсендә зур борчу тудырган иде...

Бу аңлашыла да: ник дигәндә, басу-кырларда кар катламы булмау уҗымнар өчен зур куркыныч тудыра. Көннәр артык суытып җибәргән очракта, кар катламы белән капланмаган-сакланмаган уҗымнарның күпләп юкка чыгуы мөмкин иде.

Белгечләр авыл хезмәтчәннәрен тынычландырырга ашыкты. “Әгәр дә бер атна дәвамында 18 градуслы салкыннар торса, уҗымның тамыры өши. Ә инде шундый температура бер генә көн сакланса, аның әллә ни зыяны булырга тиеш түгел. Иң мөһиме: көннәр ныклап суытып җибәргәнче, кар катламы барлыкка килү”, - дип аңлаткан иде безгә Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты җитәкчесе Марсель Таһиров.

Чыннан да, декабрь азагында кар күп яуды. 2015 ел башы исә гомумән дә бураннары белән “сөендерде”. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә хәзер тынычланып калган. Ник дигәндә, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, уҗымнарга бер куркыныч та янамый.

- Татарстанда көзге чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 590 мең гектар тәшкил итә. Хәзерге вакытта алар тулысынча кар астында калды. Уҗымнарга куркыныч янамый, - дип ассызыклады министр.

Без уҗымнарның торышы турында районнарның үзләреннән дә белешергә булдык. Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге мөдире Илнур Салихов сүзләренчә, быел кар катламы тиешле дәрәҗәдә.

- Соңгы вакытта көн саен кар ява. Бу бик уңай күренеш. Шул рәвешле, кар катламының калынлыгы таулы урыннарда да 10-12 сантиметрга җитә хәзер. Мондый шартларда уҗымнар бик яхшы сакланырга тиеш, - диде җитәкче.

Аның сүзләренчә, көз айлары туфрак өчен шактый уңай булган. Ул туңарга өлгергән. Билгеле булганча, бу - җирдә дымның яхшы саклануына китерә.

Карның күп явуы Татарстанның җиләк-җимеш бакчалары өчен дә файдага гына. Куаклар кар белән тиешенчә капланган. Өстәвенә, һава температурасы да канәгатьләндерерлек.

- Кагыйдә буларак, гыйнвар аенда көннәрне суытып җибәрә. Хәер, бездәге алмагачлар 35 градус салкыннарны да яхшы кичерә, - дип ассызыклый Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының җимеш культураларын кушылдыру лабораториясе җитәкчесе Геннадий Емельянов.

Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International