Рөстәм Миңнехановны нәрсә борчый?

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс базарының бүгенге торышыннан канәгать түгел. Алга таба да шулай дәвам итсә, әлеге вәзгыятьнең икътисадка шактый тискәре йогынты ясавы мөмкин.

Бу турыда Президент Мәскәү шәһәрендә уза торган Гайдар форумында белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, финанс һәм икътисад өлкәсен җайга салу буенча эшчәнлек алып баруы өчен Россия Хөкүмәтенең тиешле карарлар кабул итүе кирәк.

Шәхси бизнесмы, дәүләтнекеме – мөһим түгел

Россиядә Гайдар форумы инде алтынчы ел рәттән уздырыла. Аның максаты – илнең икътисади үсеше турында фикер алышу, киләчәккә планнарны билгеләү. Быел әлеге чараның актуальлеге бермәбер артты. Бу аңлашыла да, ник дигәндә, илдә финанс һәм икътисад өлкәсендәге вәзгыятьне бер дә уңай дип булмый...

14 гыйнварда башланып киткән форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Бүген ул Гайдар форумының икътисадның инфраструктур үсешенә багышланган сессиясендә чыгыш ясады. Биредә “Россия тимер юллары” компаниясе директоры Владимир Якунин, Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та катнаштылар.

- Татарстан - инфраструктураны шәхси бизнес “кулына тапшыру” эшчәнлеге буенча зур тәҗрибә туплаган төбәк, - дип белдерде Россиянең Дәүләт Думасы спикеры, җыелышның модераторы Сергей Нарышкин. Ул Татарстан Президентыннан шул турыда сөйләвен үтенде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан карамагында берничә эре предприятие бар. Кайсы тармакның нәтиҗәлерәк эшләвен ачыклаганда исә (дәүләтме, бизнесмы), куелган бурычлардан чыгып эш йөртергә кирәк.

- Шәхси бизнесныкымы, дәүләтнекеме – ничек кенә булмасын, төбәк һәрвакыт икътисади үсеш турында уйларга тиеш. Инвесторлар җәлеп итү өчен, беренче чиратта, инженер инфраструктурасы һәм югары квалификацияле кадрлар булу кирәк. Беренче адымны исә һәрвакыт дәүләт ясый, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.

Барысы да тукталып калды...

Татарстан Президенты илдәге соңгы вакыйгалар белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында да үз фикерен җиткерде.

- Узган ел азагында килеп туган вәзгыять миндә аеруча зур борчу тудыра. Өч көн элек кенә сәнәгать белгечләре һәм банк вәкилләре белән очраштым. Дөресен генә әйткәндә, барысы да тукталып калды... - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бу аңлашыла да, ник дигәндә, 2014 елның беренче нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстанда сәнәгать җитештерүчәнлеге индексы үсеше нибары 0,6 процент кына тәшкил иткән. Бу – бик кечкенә күрсәткеч.

- Кредит буенча ставкалар да бик югары. Үзәк Банк тарафыннан билгеләнгән учет ставкасы 17 процент булган очракта да, кредит буенча ставкалар 20-22 процент тәшкил итәчәк дигән сүз. Шуңа күрә банк өлкәсендә оператив карарлар кабул итәргә кирәк дип саныйм, - дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Тиешле чаралар күрелмәсә, нишләргә?

Мәсәлән, авыл хуҗалыгы тармагын гына алыйк. Президент сүзләренә караганда, агымдагы елда республикада чәчү кампаниясенә якынча 15 миллиард сум акча таләп ителә. Әлеге акчаларның 9-10 миллиард сумы – кредит акчалары.

- Бу акчалар табылган очракта да аларның хәзерге бәясенең нинди нәтиҗәләргә китерәчәге билгесез. Әйе, хәзерге вакытта без азык-төлеккә бәяләрне контрольдә тотарга тырышабыз. Әгәр дә бернинди чара күрелмәсә, нәрсә булыр? - диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Татарстан әлеге катлаулы вәзгыятьтән чыгу юлын эзләү белән мәшгуль. Иң беренче чиратта, машина төзелеше, сәнәгать һәм инновацион мәйданчыкларны җәелдерү күздә тотыла. Хөкүмәт “Алабуга” махсус икътисади зонасы һәм “Иннополис” шәһәренә аеруча зур өметләр баглый.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, 2014 елда Татарстанда тулаем төбәк продукты 1,63 триллион сум тәшкил иткән. Төп капиталга инвестицияләр күләме исә 542 миллиард сум булган.

- Үсеш темплары әллә ни зур түгел, шулай булуга да карамастан, Татарстан – зур перспективалар алдында, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Рәмзия ЗАКИРОВА
intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International