2014 елда Татарстан икътисады үсеше 101,3 процент тәшкил иткән

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе Валерий Кандилов 2014 елның якынча нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, ул 2014 нәтиҗәләре күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча алдагы чор күрсәткечләреннән артып киткән, дип белдерде. Шул ук вакытта икътисад үсеше 101,3 процент тәшкил иткән.
Тулаем төбәк продукты 1 трлн 630 млрд сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы - 100,6 процент.
2014 ел нәтиҗәләре буенча 1 трлн 627 млрд сумлык продукция чыгарылган. Төп капиталга инвестицияләр 542 млрд сум тәшкил иткән.
2014 елда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 189 млрд сум тәшкил итә. Берәмләп сату буенча товар әйләнеше - 700 млрд сум, бу сан 770 млрд сум чамасы булыр дип көтелә.
В.Кандилов белдергәнчә, 2014 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тышкы сәүдә әйләнеше 13,6 процентка кимегән.
Быел инфляция 109,7 процент чамасы булган. 
2014 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 27,6 мең сум тәшкил иткән, 2014 ел нәтиҗәләре буенча - 28,5мең сум.
Татарстанда демографик вәзгыятькә килгәндә, 2014 елда 56 мең 690 кеше туган, 46 мең 960 кеше үлгән, үсеш 9 мең 730 кеше тәшкил итә.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органы җитәкчесе, бу якынча мәгълүматлар, тәгаенләнгән нәтиҗә февральнең икенче яртысында тәкъдим ителәчәк, дип ачыклык кертте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

http://tat.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International