Студентларның стипендиясе 18-20 процентка артачак - РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Агымдагы елның июлендә “өч”легә укымаган студентларның һәм фән белән спорт өлкәсендә уңышка ирешкән өлкән курс студентларының стипендия фонды 18-20 процентка арттырылачак, дип белдерделәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Министрлык федераль бюджет исәбенә стипендия фондын формалаштыру нормативлары турындагы Хөкүмәт карарына тиешле үзгәрешләр әзерләде. Документ проекты буенча фикер алыштылар һәм якын арада ул башкарма хакимиятнең федераль органнарына килешү өчен юнәлдереләчәк.
Шул ук вакытта “биш”ле һәм “яхшы” билгеләренә ия студентларның стипендия фондын 18 процентка, ә фән белән спорт өлкәсендә уңышка ирешкән өлкән студентларга академик һәм социаль стипендияләрне – 20 процентка арттыру планлаштырыла, - дип хәбәр итә «Интерфакс».
“Барлык кирәкле процедураларны узган очракта, бу үзгәрешләр 2015 елның июлендә кабул ителергә мөмкин”, - дип белдерделәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International